Бөгелмә авазы

Мәдәният үзәгендә

15 апрель көнне Татар мәдәният үзәге халык театры труппасы тамашачы хозурына әдәбиятыбыз классигы Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова әлеге премьераны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә әзерләүләрен әйтте. Авыр сугыш елларында тылда халкыбыз күрсәткән фидакарьлек үрнәге, шуның бәрабәренә фронтта яуланган җиңү күренешләре...

15 апрель көнне Татар мәдәният үзәге халык театры труппасы тамашачы хозурына әдәбиятыбыз классигы Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын тәкъдим итте.
Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова әлеге премьераны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә әзерләүләрен әйтте. Авыр сугыш елларында тылда халкыбыз күрсәткән фидакарьлек үрнәге, шуның бәрабәренә фронтта яуланган җиңү күренешләре тамашачыны битараф калдырмады. Шул исәптән театр жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Сәлимов; республикабызда халык театрлары "атасы", Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил ага Саттаров һәм башка вәкилләрнең югары бәясенә лаек булды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: