Бөгелмә авазы

Матур эшләребез бар

22 апрель көнне шәһәребезнең 8 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Класстан тыш чаралар ярдәмендә укучыларның фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага чираттагы семинар булып узды. Семинарны директор урынбасары Айгөл Заһидуллина ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүгә басым...

22 апрель көнне шәһәребезнең 8 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Класстан тыш чаралар ярдәмендә укучыларның фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага чираттагы семинар булып узды.

Семинарны директор урынбасары Айгөл Заһидуллина ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында сәләтле балалар белән эшләүгә басым ясады. Аннан соң семинарда катнашучыларга ачык чаралар тәкъдим ителде. Без I квалификацион категорияле татар теле укытучысы Венера Гаделшинаның, музыка сәнгате укытучысы Р. Юнысов белән берлектә, "Ул көннәрнең даны мәңгелек", З. Нәкыеваның "Бөек Ватан сугышы герое - шагыйрь Муса Җәлил" (М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), I квалификацион категорияле татар теле укытучылары Сания Фәтхелисламова һәм Э. Хәбибуллина оештырган "Өчпочмаклы хатлар" дигән ачык чара карадык. Чаралар барышында укытучыларның уңай психологик халәт тудыру, уку эшчәнлеген дөрес оештыру, чараларның һәр этабы бер-берсе белән үрелеп, гадидән катлаулыга таба баруына сокланып утырдык. Семинар барышында 8 нче мәктәп укытучыларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәр чараның бүгенге көн белән тематик яктан бәйләнешенә игътибар иттек. Әйтергә кирәк: һәр җыр һәм шигырь уңышлы сайланган, презентацияләрнең эчтәлеге бай. Без укучыларның ике телдә - татар һәм рус телләрендә камил сөйләүләренә дә игътибар иттек, хәтта "Һәрвакыт булсын кояш" җырын инглиз телендә дә башкардылар. Залда утырган һәр кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасын, тылда армый-талмый хезмәт иткән әбисен яки туганын күз алдына китереп утыргандыр дип уйлыйм. 6 нчы сыйныф укучысы Эвелина Хаҗиева "Бөгелмә авазы" газетасы үткәргән "Энҗе бөртеге" конкурсына җибәргән "Солдат котелогы" шигырен укыды һәм котелокның музейга тапшырылу тарихына тукталды. Шулай ук мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Ольга Маханьконың каһарман Николай Барышев турында сөйләгән җылы истәлекләрен тыңлаганда, ирексездән күзгә яшьләр тыгылды.
Шунысы куанычлы: 8 нче мәктәпнең татар теле укытучылары башка предмет укытучылары белән иңне-иңгә куеп эшлиләр. Бу семинардан күренгәнчә, шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә укучы балалар татар телен зур кызыксыну белән теләп өйрәнәләр һәм мәктәп, шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда, иҗади конкурсларда, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, приз-лы урыннарны яулыйлар. Үзләренең уңышлары белән укыткан укытучыларын, бигрәк тә әти-әниләрен сөендереп торуларына сокланасы гына кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: