Бөгелмә авазы

Мактанырлык эш юк

Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә экстремизмга каршы эшчәнлеккә бәйле рәвештә закон тәртибен бозу очраклары бар. Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларында шәһәр прокуратурасы уздырган тикшерү шуны күрсәтте. Тикшерү барышында агымдагы авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан экстремизм һәм террорчылыкка каршы бер эш тә алып барылмаганлыгы мәгълүм булды. Мондый хилафлыкны 2015 ел...

Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә экстремизмга каршы эшчәнлеккә бәйле рәвештә закон тәртибен бозу очраклары бар. Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларында шәһәр прокуратурасы уздырган тикшерү шуны күрсәтте.

Тикшерү барышында агымдагы авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан экстремизм һәм террорчылыкка каршы бер эш тә алып барылмаганлыгы мәгълүм булды. Мондый хилафлыкны 2015 ел бюджетына бу өлкәдә профилактик эш алып бару өчен акча бүлеп бирелмәгәнлеге белән аңлаталар.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, прокуратура 18 авыл җирлеге башлыгына булган кимчелекләрне бетерү, җаваплы затларны административ җәзага тарту кирәклеген күрсәтеп, язма күрсәтмә бирде.

Прокурор күрсәтмәлен үтәү өстендә эш бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: