Бөгелмә авазы

Фән дөньясын ачканда

Һәр ел саен шәһәр күләмендә туган телебезгә бәйле төрледән-төрле бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелеп тора. Әлбәттә, бу чаралар татар теле һәм әдәбиятын үстерүдә, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда, тарихи ядкарьләребезне барлауда мөһим роль уйный. 17 февраль көнне Бөгелмәнең 3 нче урта мәктәбендә башкарма комитетның мәгариф идарәсе оештырган "Ачыш" /"Открытие"/ дип исемләнгән...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Укучыларның активлыгын күтәрү-гә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итүгә, матурлыкны аңларга өйрәтүгә корылган конференциядә 14 секциядә эш "кайнады", шуларның икесе татар телендә иде. Иҗтиһатлы укучылар дәрәҗәле экспертлар каршында имтихан тоттылар дисәк тә, хата булмас. ТР халкы телләре, тарихы һәм милли мәдәнияте секциясендә 10 эш каралды. Секция эшенә мәгариф идарәсе методисты Л.Гайфуллина җитәкчелек итте. Ул хезмәтләрнең нинди критерийлар буенча бәяләнәчәген аңлатып, чыгыш ясаучылар белән таныштырып үткәннән соң, укучылар үз эшләрен якладылар. Чыгышлар актуальлеге, тышкы күренеше, әһәмияте, тыңлаучыга җиткерелү дәрәҗәсе, күрсәтмә әсбапларның ни дәрәҗәдә уңышлы кулланылуыннан чыгып бәяләнде. Әйе, һәрбер укучы тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм яңалыгын камил итеп башкаларга җиткерергә тырышты. Барлык чыгышлардан соң жюри әгъзалары каралган эшләргә бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләде.

Шулай итеп, Татар Димскәе урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Ләйсән Маннапова һәм Фәридә Хәйбуллина /җитәкчеләре - И.Соб-ханова/ Лауреат исеменә лаек булдылар, III урынга "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән эшләре белән Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Лилия Ибраһимова һәм Айгөл Ибәтова /җитәкчеләре - Ә.Сәгъдиева/ чыкты, II урын - "Татар-станның көньяк-көнчыгышында туй йолалары" хезмәте өчен Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Эльвина Садриевага /җитәкчесе - Г.Сөнгатуллина/ һәм I мактаулы урын "Авылым атамалары" исемле эзләнү хезмәте өчен Татар Димскәе мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гөлназ Ишмиевага /җитәкчесе - С.Галләмова/ бирелде.

Татар филологиясе секциясендә исә 12 укучы катнашты. Бу төркемдә III урыннарны - 14 нче татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Алинә Гафорова /җитәкчесе - Г.Кашапова/ һәм 7 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Айрат Шәрипов /җитәкчеләре - В.Харисова һәм Ф.Камалетдинова/, II урынны - 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Регина Арифуллова /җитәкчесе - Р.Ха-рисова/ һәм 4 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Усманова /җитәкчесе - Г.Сидыйкова/, I урынны 2 нче лицейның 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Гайфуллина /җитәкчесе - Ф.Зәйнуллина/ яулады /рәсемдә/.

Әйе, укучылар конференцияләргә елдан-ел ныграк әзерлек белән ки-ләләр, кызыклы темалар табып, бү-генге көндә актуаль проблемаларны фәнни дәрәҗәдә яктыртуга омтылалар. Киләчәктә аларга яңадан-яңа үрләр яуларга, шундый матур күрсәткечләре белән якыннарын сөендереп яшәргә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: