Бөгелмә авазы

Әлмәттә асылмалы китапханә булдырдылар

Әлмәт китапханәчеләре тагын бер яңалык чыгарды. Шәһәрнең 2 нче китапханәсе шәһәр паркында асылмалы китапханә тартмалары урнаштырды. Хәзер ял итәргә килүчеләр рәхәтләнеп китап та укый ала. Биредә аны өйгә дә алып китергә була. Бу проект Россиядә Әдәбият елы уңаеннан тормышка ашырылган. Китапханәләргә йөрүчеләрне җәлеп итәр өчен эшләнгән икән, дип белдерә "Әлмәт...

Әлмәт китапханәчеләре тагын бер яңалык чыгарды. Шәһәрнең 2 нче китапханәсе шәһәр паркында асылмалы китапханә тартмалары урнаштырды.

Хәзер ял итәргә килүчеләр рәхәтләнеп китап та укый ала. Биредә аны өйгә дә алып китергә була. Бу проект Россиядә Әдәбият елы уңаеннан тормышка ашырылган. Китапханәләргә йөрүчеләрне җәлеп итәр өчен эшләнгән икән, дип белдерә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: