Бөгелмә авазы

Линар Закиров: “Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк”

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров 1 ноябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

М. КОЛЕСНИКОВА.
А. Акимова фотосы.
Ит һәм сөт ризыклары, балык, бәрәңге, кәбестә, кабак, бал - биредә азык-төлекнең ассортименты киң һәм алар бар кешегә дә җитәрлек. Район башлыгы сәүдә рәтләре арасында йөреп, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләште, аларның фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңлады. Сатып алучылар ярминкәдә он һәм ярмалар юклыгын әйтеп, ул продукция дә булсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Шәһәр җитәкчесе тәкъдимнәрнең барысы да исәпкә алыначагын, кимчелекләрнең бетереләчәген әйтте.
Шәһәр мәгариф оешмалары бу юлы бөгелмәләрне гаҗәпләндерергә уйлаганнар: ярминкәгә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һөнәри уку йортларында тәрбияләнүче һәм укучы балалар кулы белән эшләнгән әйберләр дә куелган иде. 20 нче бакча вәкилләре шундый иҗат җимешләренең берсен Л. Закировка да тапшырдылар.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Линар Закиров ярминкәдә тәкъдим ителә торган ризыкларның югары сыйфатлы, шул ук вакытта бәяләрнең кибетләрдәге белән чагыштырганда арзанрак булуын искәртте. Ярминкәләр уздыруның бик кирәклеген, Бөгелмә муниципаль районында халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек авыл хуҗалыгы продукциясе барлыгын басым ясап әйтте:
- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдә яшелчәләр дә, бөртекле ашлык та, ит һәм сөт продукциясе дә җитәрлек. Без әле ассортиментны тагын да киңәйтү өстендә эшлибез, алдагы елда ярминкәләрне берничә урында оештырырга ният итеп торабыз, шә-һәрнең кайсы микрорайонында яшәвенә карамастан, кешеләргә ул якын булырга тиеш", - диде ул.
Мэрның әйтүенә караганда, ярминкәләр, сорау һәм ихтыяҗ зур булганлыктан, әле декабрь ахырларына кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: