Бөгелмә авазы

Үлемгә таба очыш. Бал кортларының 17 ел гомере калып бара

Статистика мәгълүмат­ларын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итүенчә, Россиядә ун ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларында төрле сәбәпләр белән кыргый бал кортларының – 90, умарта кортларының 80 проценты җан тәслим кылган.

Дөньякүләм фәнни өй­рәнүләргә нигезләнеп “Органик җир эшкәртү берлеге” галимнәре кисәтүенчә, “хәл­ләр алга таба да шулай дәвам итсә, бал кортлары 2035 елга тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Нәтиҗәдә бүген җи­тештерелә торган агрокуль­тураларның өчтән берен үстерү мөмкин булмаячак. Бал кортларының юкка чыгуы, тулаем алганда, дөнья­күләм экологик фаҗи­га китереп чыгарырга мөм­кин”.

 Әлеге проблема Бер­ләшкән Милләтләр Оешма­сының авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек мәсьәләләрен өйрәнү хезмәте белгеч­лә­рен дә борчый. Киң җә­мәгать­челекнең игътибарын җәлеп итәр өчен БМО һәм Бөтен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 майны Бөтен­дөнья бал кортлары көне буларак билгеләп узарга дигән карар кабул итте. Аның нигезендә иген­челектә пес­тицидлардан файдалануда билгеле бер тәртип урнаштыру буенча Халыкара кодекс кабул ителгән.
“Җир йөзендә яшәүче һәркем бал кортларын сак­лау буенча шәхсән үзе дә җаваплы икәнлеген тоеп яшәргә бурычлы. Бал кортларын тук­ландыру өчен шәхси ху­җа­лыгындагы җир кишәрле­ген­дә чәчәкләр булса да үстерү кирәк”, – ди БМОның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәлә­ләрен өйрәнү оешмасы җитәкчесе Жозе да Сильва.

Әмма карар кабул итү – бер, аны үтәү – бөтенләй икенче. Югыйсә, Европа ил­ләрендә чүп үләннәр белән көрәш максатында, глифосат катнашмасы белән ясалган гербицид файдалануны тыю турында карар инде берничә ел элек кабул ителгән иде. Әмма аны үтәргә ашкынып торучы гына азрак. Шул исәптән Россия төбәклә­рендә дә бал кортларының үлеменә сәбәп булган агулы матдә­ләр актив файдаланыла. Та­тарстанның кайбер районнарында ел саен диярлек шундый фаҗи­галәр кабатланып тора.

Россиянең органик авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институты директоры Иван Гәрәев әй­түенчә, Белгород өлкә­сен­нән кала, илнең күп төбәк­ләрендә пестицид, гер­бицид һәм башка төрле препаратларны куллану дә­вам итә. Мул уңыш алу­ның башка төрле үтемле чараларын эзләү һәм табу урынына Җир-ананы агу белән сыйлау җиңелрәк, күрәсең. Ә ул препарат­ларның бал кортларын гына үтереп калмыйча, тереклек дөнья­сына, ахыр килеп, үзе­без­нең организмга ника­дәрле зур зыян салуы турында уйлап та карамыйбыз бугай. Ә менә Белгород өлкә­сендә бу турыда күптәннән уйланалар. Башкалар агу­лы матдәләр файдалануны арт­­тыра барганда, бу өл­кәдә аны соңгы елларда гына да бермә-бер кимет­кәннәр. Уңыш­ны арттыру­ның биологик алымнары да ел саен күбрәк файдаланыла. Әлеге чаралар бал корт­ларының саны артуга уңай тәэсир итә, – ди И.Гәрәев.

Бу урында Эйнштейн­ның кисәтүен кабатлап үтү урынлы булыр. Бөек галим әй­түенчә, бал кортлары бетә калса, кешелек дөнья­сы дүрт елдан артык яши алмаячак.

Белгечләр дә: “Үсемлек­ләрнең 75 проценты бал кортлары аша серкәләнә”, – дип фаразлый. Бал кортлары юкка чыкса, алмагачлар алма бирмәячәк. Яшелчә, җи­ләк-җимеш, башка төр культуралар да юкка чыгарга мөмкин.

Шәхсән үземә бу турыда тәҗрибәле агрономнар бе­лән фикерләшергә туры кил­гәне бар. Күбесе, хуҗа­лык­лар бүген агулы препаратларсыз мул уңыш алып булмый, дигән фикерне алга сөрә. Ә менә “Органик авыл хуҗалыгы берлеге” җитәк­чесе Сергей Коршунов, ки­ре­сенчә, пестицид һәм башка төр агулы матдәләрне кулланмаганда да мул уңыш алып була, дип раслый. Органик авыл хуҗа­лыгы системасында агулы матдәләрне куллану гомумән тыела.

Дөрес, Кытайдагы кебек үсемлекләрне көн саен селкетеп йөреп, серкәлән­де­рер­гә дә буладыр. Яисә АКШ, Япония, Польшаның кайбер хуҗалыклары сыман, махсус очкычлар ярдәмендә чәчәк­ләрне җимеш бирерлек итәргә мөмкин.  Әмма бал кортлары бу эшне кешедән яхшырак башкара. Ходай безне ул көннәргә калдырмасын иде инде.  

Бер кашык (30 гр) балны 200 корт көне буе җыя.

 Бер умарта күче сезонга уртача 27-45 килограмм бал туплый.

 Эшче кортлар җәен өч атнадан алып алты атнага кадәр яши

(кышлаучыларыныкы – алты ай) hәм шул вакыт аралыгында бер кашык бал җыеп өлгерә.

 Бал корты нектар артыннан 8 чакрымга кадәр юл үтәргә сәләтле.

 Умарта күчендә 15 меңнән алып 80 меңгә кадәр бал корты була.

Бүген дөньяда 50 миллионнан артык корт күче бар дип санала. Алар елына миллион тоннадан артык бал җитештерә.

Фото:https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: