Бөгелмә авазы

Лаеклы тормыш нигезе ул

Салымнар дәүләтнең дәүләт булып яшәве өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора. Салымнарсыз казна булмый, казна булмаса, дәүләт тә юк. Кешенең шәхес булып җитлегүенә нигез балачактан салына. Димәк, алар күңеленә башлангыч салым белемнәрен дә нәкъ менә мәктәптә укыган чакта кертә башлау зарур. Чөнки яшьләребез тәртипле, законны хөрмәт итеп яшәүче салым...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Традициягә әверелеп барган бу укулар 4 сентябрь көнне 19 шәһәр-район мәктәбендә узды. 6 нчы урта мәктәптә мәктәп җитәкчелеге белән берлектә оештырылган очрашуга РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева (рәсемдә) килгән иде.
Очрашу һәрвакыттагыча җырга, моңга һәвәс яшьләрнең чыгышлары белән бик матур үрелеп барды. Алар "Без - илнең киләчәге!" дигән шигарь рухында патриотик җырлар башкардылар.
Мәктәпнең тарих укытучысы Венера Сибгатуллина чарада катнашкан 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучыларына салымнар тарихы, аның кеше тормышында никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде.
РФ Дәүләт-гражданлык хезмәтенең икенче класслы советнигы Надежда Андреева укучыларга борынгы заманнарда ук кешеләрнең салымнарның
тормышны алга җибәрүдә кирәклеген аңлап эш итә башлауларын һәм бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә нинди салымнар булуы, алар-ның барлыкка килүе һәм түләү тәртибе турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
- Сез, яшүсмерләр, укучылар, әти-әниләрегезнең салымнар түләп, зур һәм игелекле гамәл кылуларын хәзердән үк аңлап үсәргә тиешсез, - диде ул. - Салымнардан башка җирле бюджет оеша алмый, димәк, ансыз сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, пенсия түләүләрендә, социаль хезмәт күрсәтүдә бернинди үсеш була алмый дигән сүз…
Белгечнең билгеләп узуынча, нәкъ менә мәктәпләрдә булачак эшмәкәрләр, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре үсеп чыга. Шуның өчен дә балалар мәктәп бусагасын атлап чыкканчы инде салым хезмәтенең дәүләткә ни өчен кирәклеген, салым турында белүнең зарурлыгын аңларга тиешләр.
Югарыда әйтелгәнчә, барлык белемнәрнең нигезе бала чагыннан ук формалаша башлый. Шул исәптән салым белемнәрен үзләштерү дә балалар өчен файдалы булачак. Чөнки бүген һәр җирдә икътисади белемгә ихтыяҗ зур.
Шуңа күрә салым нигезләрен кече яшьтәге мәктәп укучыларына да аңлата башлау планлаштырыла икән. "Мәктәп парталары артында утырганда ук укучыларга законнарга карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Ә бит югары мәдәнияткә ия дәүләтләрдә салым түләмәү иң зур җинаятьләрдән санала", - ди белгеч.
Бүген кешеләр салым органнарына салым түләргә генә түгел, киресенчә, аны кайтарып алу өчен дә киләләр. Беркем өчен дә сер түгел, хәзер югары белем алу, сәламәтлек саклау еш кына түләүлегә әйләнеп бара. Мәсәлән, кемдер түләүле клиникада тешен дәвалаткан икән, аңа законнар нигезендә моның өчен тоткан сумманың 13 проценты күләмендә акчасы кире кайтарыла. Бу социаль түләү дип атала. Ә менә йорт тергезгәндә, яисә сатып алгандагы 13 процент күләмендәге кире кайтарып алынган акча милек вычеты дип атала.
Бу көнне укуларда катнашкан укучылар бер генә дәүләтнең дә сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, хокук саклау органнарыннан башка яши алмавын һәм шул ук вакытта аларның бюджетка салымнар рәвешендә кергән средстволар исәбенә яшәвен һәм алга китүен белделәр.
Белешмә өчен. РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе 5 районга хезмәт күрсәтә: Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Азнакай һәм Баулы. 2013 ел өчен Бөгелмә инспекциясе тарафыннан барлык югарылыктагы бюджетка салымнар рәвешендә 6,8 миллиард сум
(1 миллиард сумы - Бөгелмә муниципаль районы казнасына) акча җыелган. Агымдагы елның 8 аенда бу җыемнар 4,6 миллиард сум (җирле бюджетка - 566 миллион сум) тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: