Бөгелмә авазы

ЛА ПРИМАВЕРА – БӨГЕЛМӘДӘ

1 октябрьдә Бөгелмә балалар музыка мәктәбенең концерт залында Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге "Ла Примавера" Казан дәүләт камера оркестры, безнең олы шатлыгыбызга күрә, концерт сезонын ачты.

Раилә ХАФИЗОВА.
Бөгелмә шәһәре.
 
О, классик музыканың мәңге тыңлап туймас матурлыгы! Тоташтан ике сәгать буена барган искиткеч олы концерт шыгрым тулы залда, рәт араларындагы баскычларда, фойеда тупланган тамашачының мәңге сүрелмәс кайнар овацияләре астында үтте. Ачык ишекләр аша, баскан килеш, таң калган халык
Моцарт, Пьяццолланың гениаль иҗатын тыңлады. Фәрит Яруллинның даһи "Шүрәле" балетына фантазия никадәр көчле һәм оста башкарылды! Мәдәни
хәятыбызда зиннәтле вакыйга - "Ай нуры" (Клод Дебюсси), "Чардаш" (Витторио Монти) һәм башка әсәрләрдә галиҗәнап Маэстро үзе скрипка партиясен,
онытылмаслык итеп, алып барды! Аңа бәрабәр, сәхнәдә шөһрәтле дөнья мәдәнияте һәм югары интеллектуаль сәнгать тантана итте.
Ул дирижерлык иткән һәм сәнгать җитәкчесе буларак тәрбияләгән Казан дәүләт камера оркестрына 2014 елда 25 яшь тулды. Милли музыка мәркәзендә якты янган йолдыз булып, Германия, Швейцария, Швеция, Франция, Кытай, Греция һәм Көнчыгыш илләрендә партитураның иң соңгы ноктасына кадәр идеаль уйналган, һәр музыкантның тиңдәшсез тырышлыгы кергән гүзәл концертлар белән дан казанды.
Концерт алдыннан үткәрелгән прессконференциядә Бөгелмәдә эшләгән бөтен масс-медиа чаралары катнашты һәм телевидениегә төшерде. Маэстро
игътибарыбызга "Тукай моңнары" сюитасына нигезләнеп төшерелгән "Илһамлы Тукай" фильмын тәкъдим итте. Андагы һәр нота, иң мөкатдәс, иң моңлы
мәрсия булып, композиторның чын рухлы шәхси мөнәсәбәтеннән үрелгән һәм шуның белән гаҗәеп иде. Юрий Данилов төшергән икенче фильмда (бөек
композиторларның күпчелегенә хас трагик язмыш турында иде ул) маэстро үзе төп рольне башкарды. Бу фильм тома сүзсез, вакыйгалар бары мәшһүр музыка һәм Рөстәм Абәзовның эчке кичерешләре тәфсирендә бирелә, шуңа күрә ул тамашачы тарафыннан тирәнтен психологик ачыш буларак кабул ителде.
- Рөстәм Юныс улы, Тукайга, нигездә, ике төрле юл илтә: аның беренчесен балачакта ук чын милли рухлы әни сыза, икенчесе, кеше Тукайны, үз аңының югары баскычына күтәрелгәч, бу мәңгелек саф иҗатка гаҗәпсенеп, үзе ача. Сез Тукайга кайсы юл белән килдегез?
- Мондый фәлсәфи эчтәлекле сорау биргәнегез өчен рәхмәт. Мин сабый чагымнан ук татар халкының бөек шагыйренә мәхәббәт белән янган, дәү әниле, дәү әтиле чын татар гаиләсендә, Казанда үстем.
Аны Россия мәдәнияте иң югары рейтинглы заман музыкантлары рәтендә таныды. Әмма безгә шәхеснең татар хәятында тоткан урынын күрсәтү зарур.
Дөнья халыклары арасында үз дирижерларын тәрбияләп үстергән халыклар күп түгел. Чөнки бары мәдәният һәм алгарыш ягыннан җитлеккән милләтләр
генә дирижерлык үренә, яисә оркестр җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә алырлык гали музыкантлар тудыра. Татар халкы улы Рөстәм Абәзов виртуоз скрип-
качы буларак танылды, Мәскәү һәм Казан дәүләт консерваторияләренең тулы курсын тәмамлап, могтәбәр педагог булып җитеште, Россия Федерациясе
һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты исемнәрен яулады, бүгенге татар музыкасы даирәсендә алтын багана булып калыкты. Безнең кайнар мәхәббәтебез ноктасында музыкантның
хыяллары мөбарәк, классик партитуралар өлгесендә туачак кыю фикерләре милләтебезне зиннәтли!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: