Бөгелмә авазы

Көзге муллык

27 сентябрь көнне шәһәребезнең Ленин урамында (үзәк мәйданда) һәм Чайковский урамының 6 нчы йорты янында чираттагы көзге ярминкә узды. Анда шәһәр халкына кулай бәяләрдән ит, колбаса, яшелчә, җиләк-җимеш, төрле ярмалар, он һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция сатып алырга мөмкин булды. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме алдыннан (4 октябрь) ярминкәдә...

27 сентябрь көнне шәһәребезнең Ленин урамында (үзәк мәйданда) һәм Чайковский урамының 6 нчы йорты янында чираттагы көзге ярминкә узды.
Анда шәһәр халкына кулай бәяләрдән ит, колбаса, яшелчә, җиләк-җимеш, төрле ярмалар, он һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукция сатып алырга мөмкин булды.
Якынлашып килүче Корбан бәйрәме алдыннан (4 октябрь) ярминкәдә мөселманнар өчен махсус палаткалар эшләде. Аларда хәләл ризык сатылды.
Ярминкәгә чыккан өлкәннәребез тагын бер күңелле хәл белән очраштылар. 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан алар өчен күп кенә сату нокталарында ташламалар каралган иде.
Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы үткән ярминкәдә 3 миллион сумнан артык продукция сатылган.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: