Бөгелмә авазы

Көзге көндә кояш балкыды

Көзге матур көннәрнең берсендә "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Альбина Титова, Елена Крутякова, Марина Токмачёва балалар паркында "Игелек кыл!" дигән социаль акция үткәрделәр.

Паркка килүчеләр "кояш нурларына" үзләре кылган игелекле гамәлләр турында язып калдырдылар. Көзге кояш, шулай итеп, бик тә якты, нурлы булып балкыды. Акциядә катнашучыларга "Будьте добры!" дигән буклетлар, игелекле гамәлләр эстафетасы символы булып торган шарлар тапшырылды, дип язалар безгә "Радуга" социаль үзәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: