Бөгелмә авазы

Кышка чистарынып керик

2014 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонт программасында 40 муниципаль берәмлек яки 793 күпфатирлы йорт катнашты. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 793 объектның 791ендә эш тәмамланган, 35 муниципаль берәмлектәге 378 йортны Дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алган. Болар хакында 6 октябрьдә булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь...

Капремонт төгәлләнә, җылылык бирелгән Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр барлык 45 муниципаль берәмлектә, 2014 елгы программага кертелгән 159 гомумбелем бирү учреждениесендә дә тәмамланган. Программаны финанслауга каралган 2,55 мил-
лиард сум акча тулысынча үзләштерелгән.
Министр сүзләренчә, республикада участок ветеринар пунктларын төзү, ветеринар берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау буенча 2014 елга планлаштырылган 44 объект та файдалануга тапшырылган, барлык 34 объектта да капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.
Ирек Фәйзуллин шулай ук "Уңайлы мохит" программасы, мәктәпләрне адаптацияләү турында (2014 ел программасы буенча 42 муниципаль берәмлектә
104 мәктәп мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырыла) турында да сөйләп үтте. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында
16 сентябрьдән башлап, республикадагы котельныйлар эше, торак йортлар һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылылык җибәрүне контрольдә тоту максатында тәүлек әйләнәсенә мониторинг уздырыла. Чыгышы соңында министр барлык төзекләндерү эшләре тәмамланган объектлар өчен КС-2 документларын әзерләп тапшыру эшен активлаштырырга чакырды.
Республикакүләм өмә
Киңәшмәдә шулай ук 2014 елның 8 октябреннән алып, 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасындагы территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча ункөнлек уздырылачагы турында да хәбәр ителде.
Декада дәвамында кышка керер алдыннан бакча-паркларны, скверларны, яшел зоналарны, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, ишегалларын һәм башка территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла. Ә 18 октябрь көнне республикакүләм өмә үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чүплекләр янәшәсендәге территорияләрне, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килгән урыннарны санитар чистартуга игътибар итәргә кушты. Аның сүзләренчә, көзге яңгырларга кадәр бу эшләрне тәмамларга кирәк.
Агач утырту
Эшлекле киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров чыгыш ясады. Ул республикада скверлар һәм паркларда утырту өчен агачлар әзерләү эшенең барышы турында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди карарга кирәклекне ассызыклады. "Фотокамера каршында агач утыртып кую белән эш бетми, - диде ул. - Аларның үсеп китүенә дә игътибар бирү зарур, ныгып киткәнче карап тотарга кирәк".
Бөгелмә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов шәһәр һәм территориясен санитар чистарту ункөнлеге барышында һәм агач утырту айлыгында барлык предприятие-оешмаларның, уку йортларының актив катнашырга тиешлеген искәртеп, бу эшкә җаваплы затлар билгеләргә кирәклеген әйтте.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: