Бөгелмә авазы

Кыенлыклыкларны җиңәргә өйрәнеп…

Шушы көннәрдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел авыл хуҗалыгында ирешелгәннәргә йомгак ясады. Саннардан күренгәнчә, 2014 елда барлыгы 3,6 миллион тонна ашлык җыелган. "Бу республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитә", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Әлфия МОСТАФИНА.
2014 елгы урак лидерлары: икмәк җыюда Азнакай районы хезмәтчәннәре - 1 нче урында: алар икенче ел рәттән 150 мең тонна уңыш ала. Икенче урында - 149 мең тонна икмәк җыеп алган Актаныш районы игенчеләре. 141 мең тонна ашлык суктырган Буа районы өченче урынны били.
М. Әхмәтов фикеренчә, Татарстан халкы бәрәңге һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тулаем алганда, 8 мең гектарда бәрәңге үстергән. Аны төп җитештерүчеләр - шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Министр Татарстан хезмәтчәннәре үстергән продукцияне Россиянең башка төбәкләренә дә активрак тәкъдим итәргә кирәк дип саный.
Терлекчелек тармагында билгеле уңышлар бар: узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 2 - 2,5 процентка арткан. Ит алу буенча да шундый ук күрсәткечләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен сөт җитештерү отышлы шөгыльгә әверелгән: сатып алу бәяләре шактый югары саклана.
Ит белән дә шул ук хәл. Шуңа да инвесторлар продукция җитештерү мәйданнарын киңәйтә.
Марат Әхмәтов перспективалы бурыч билгели: "Без Россия азык-төлек базарында үз куышыбызны булдырырга тиешбез. Россия иткә ихтыяҗның чиреген һәм сөт продукциясенең 10 миллион тоннасын читтән кертә икән, җитештерү потенциаллары югары булган субъектлар әлеге базарны биләргә тиеш. Шуңа күрә дә безгә финанс потенциалы куәтле булган чит ил һәм федераль стратегик инвесторларны эзләргә кирәк".
Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдиновның сүзләренә караганда, быелгы катлаулы һава шартлары игенчелеккә зур зыян салган. Шулай ук техниканың бик иске булуы, минераль ашламаларга, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең артуы да югары уңышка киртә булып торган.
Ә терлекчелек тармагында икенче төрле проблемалар. Африка чумасы куркынычы туу сәбәпле, дуңгызларның баш саны күпкә кимегән. Шуңа да карамастан, "Рассвет" хуҗалыгы дуңгыз фермасы төзи башлаган. Чит ил җиһазлары сатып алынган, идәннәр җылытыла. "Районның терлекчелек тармагы рейтингы, узган ел белән чагыштырганда, биш пунктка югары күтәрелсә дә, эшлисе эшләр байтак әле", - ди Р. Сәйфетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: