Бөгелмә авазы

Көтәбез

Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз дигәндәй, яз җитеп, карлар эри башлау белән бергә, юллардагы чокырлар былтыргыдан да күбрәк "үрчеп", тагын пәйда булдылар. Күбрәк диюебез шуннан, яңаларына өстәлеп, узган елны "ямочный ремонт" вакытында ремонтланган чокырлар тагын да тирәнәеп, ялт итеп кабат килеп чыктылар. Машина йөртүчеләр чокыр-чакырларны әйләнеп узу өчен юлның...

Реклама

Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз дигәндәй, яз җитеп, карлар эри башлау белән бергә, юллардагы чокырлар былтыргыдан да күбрәк "үрчеп", тагын пәйда булдылар.
Күбрәк диюебез шуннан, яңаларына өстәлеп, узган елны "ямочный ремонт" вакытында ремонтланган чокырлар тагын да тирәнәеп, ялт итеп кабат килеп чыктылар. Машина йөртүчеләр чокыр-чакырларны әйләнеп узу өчен юлның бер ягыннан икенче ягына "бәрелә-сугыла" әрле-бирле килеп чабалар.
Бүгенге көндә районда федераль һәм республика дәрәҗәсендәге 20дән артык программа "эшли": йортлар, мәктәпләр төзекләндерелә, яңалары калкып чыгып тора. Ә менә урамнарга, тротуарларга игътибар юк дәрәҗәсендә диярлек. Республика шәһәрләре белән беррәттән, Бөгелмәбездә дә урамнарда машина һәм җәяүлеләр юлларының төзекләндерелүен күрер көннәр булыр микән?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: