Бөгелмә авазы

Күршеләргә сокландык

"Бөгелмә авазы" газетасының 2 ноябрь санында газета укучыбыз Бадъянчәчәк Кәбирова "Азнакайларга сокландык" дигән язмасында күрше район артистларының бик матур эчтәлекле, күркәм концерт күрсәтүләре турында язды һәм шунда ук Бөгелмә мәдәният бүлегенә үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Беренче сорау: "Ни өчен Бөгелмә шәһәрендәге халыкчан җырчыларга сәхнәгә чыгып җырларга мөмкинлек юк?" - дип яңгыраса, икенчесендә: "Нигә Миргаяз Шәрәфиевнең концертын алдан белгертеп, халыкка игълан булмады икән?" - диелгән иде.
Әлеге сорауларга аңлатманы Бөгелмә мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Әмир кызы Миңнуллина бирә. Беренче сорауга җавап болайрак яңгырый: "Табигый талантлы, моңы булган яшьләргә Бөгелмә шәһәрендәге һәм райондагы мәдәният үзәкләре һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Шәһәребездә һәм районыбызда уза торган һәр чара: "Татар җыры", 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме, Сабан туе, Шәһәр көне, Әниләр бәйрәме һәм башка мәдәни чаралар алар катнашында була. Яшьләрнең талантын үстерү эше шәһәребез һәм районыбызда үтүче мәдәни чараларда гына түгел, Рәсәй һәм республикада уздырыла торган фестиваль, конкурсларда да алып барыла".

Реклама

Икенче сорауга бирелгән аңлатмада түбәндәгеләр әйтелә: "Бөгелмә шәһәренә һәм районына түләүле концертлар белән гастрольгә килгән һәр артист, яисә коллективның җирле газета битләрендә яки телевидениедә игълан бирүе аларның үз иркендә. 2012 елның 28 октябрендә Техника йортында Азнакай районы җырчысы Миргаяз Шәрәфиевнең түләүле концертына алдан белдереп, халыкка игълан булмавының сәбәбе дә тамашаның түләүле булуы һәм җырчының игълан бирергә теләге булмавында".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: