Бөгелмә авазы

Күркәм затлар – күркәм кичәдә

10 октябрь көнне Карабашның 1 нче урта мәктәбендә күркәм традициягә әверелгән "Буыннар очрашуы" булып үтте. Очрашуда гомер буе армый-талмый хезмәт куйган, укучылар күңеленә бары тик яхшылык орлыклары гына салган, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән укытучылар: Ф. Абдуллина, Ә. Яминова, Н. Габдуллина, Ә. Гәрәева, А....

Бу мәктәптә белем алган, тормышта барысына да түзеп, үз үрләрен яулаган, бүгенге көндә зур мәртәбәләргә ирешкән күренекле шәхесләр байтак: "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре", "Россия транспорты мактаулы хезмәткәре", мактаулы академик Сәгадәт Гәрәев, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәрифҗан Асылгәрәев, СССР спорт мастеры Фәния Корбыева, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган геологы Әхтәм Нәфыйков, "Россия Федерациясе мактаулы мәгариф хезмәткәре" Дания Рәүпова һәм башкалар, һәм башкалар...
Кичәне мәктәп директоры Мәдинә Фәттахова башлап җибәрде. Очрашуда узган гасырның 60 нчы елларында мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, бүгенге көндә татар халкының күренекле һәм яраткан язучысы Марат Әмирхановның иҗатына багышланган доклад белән Дания Рәүпова чыгыш ясады һәм яраткан укытучысының иҗатын Г. Тукай бүләгенә лаек дип ассызыклады. Аның бу фикерен залда утыручылар дәррәү бертавыштан хуплап, күтәреп алдылар.
Бу матур мәҗлестә шулай ук Дания Рәүпованың яңа басылып чыккан "Укытучыма мәдхия" китабына (Регина Фәттахова чыгышы), шушы юллар авторының "Уяну" китабына (Сөмбел Кашапова чыгышы) күзәтү ясалды, Карабаш турында видеофильм күрсәтелде (авторы - Айгөл Минһаҗева). 2015 елда олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә һәм барлык ветеран укытучыларга бүләкләр тапшырылды, бакыйлыкка күчкән мөгаллимнәр искә алынды.
Кичә чәй табынында дәвам итте. Тантаналы да, дулкынландыргыч та бәйрәм мизгелләре укытучыларның һәм укучыларның, атап әйткәндә, Ильяс Минһаҗев, Ленар Насыйров, Руслан Хаҗиәхмәтов, Айгөл Минһаҗеваларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Әлеге күркәм кичәне оештыруда матди ярдәм күрсәткән киң күңелле затлар Мәүзир Сәлахов, Әхтәм Нәфыйков, Динар Ямаловка ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: