Бөгелмә авазы

Күркәм гамәл

Бөгелмә районының Бәйрәш авылы тирәсендә көне-төне комбайннар эшли. Биредә тынгы белмәс "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте механизаторлары көч куя. Нәкъ менә әлеге кырда быелгы урак өсте алдынгылары белән күрешеп сөйләштек.

Руслан ЙОСЫПОВ.
Алдынгы хезмәтчәннәрне "Бердәм Россия" партиясенең мактаулы вымпеллары белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов бүләкләде. Әйе, районыбызда авыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү матур традициягә әйләнде.
Районның бүгенге алдынгылары түбәндәгеләр: Асия Әхмәтҗанова - районның иң яхшы сыер савучысы (3 407 килограмм), Мурадхон Чариев - иң яхшы машина йөртүче ( 2 136 тонна ашлык) һәм Валерий Яковлев - иң яхшы комбайнчы (974 тонна ашлык).
Игенчеләр хөрмәтенә күркәм котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраганда югары уңышның шәхси хезмәт һәм яхшы һөнәри белем бәрабәренә генә түгел, ә уракта катнашучы барлык кешеләрнең - тракторчы, машина йөртүче, ремонтлаучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә яулануы билгеләп үтелде.
"Әлеге кырга без "Казан" юбилей сортын чәчтек. Хәзер әлеге ашлык план буенча элеваторга китә. Чәчүлек орлык әзер. Нибары 40 - 50 гектар җирне җыеп аласыбыз калды. Шушы көннәрдә уракны тәмамлаячакбыз", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте директоры Марат Сабиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: