Бөгелмә авазы

Күпчелек һәрвакыт хаклымы?

"Халык үзен үзгәртмәсә һәм гөнаһка баткан ул халык Аллаһны разый итеп, (яшәргә) риза булмаса, Аллаһ аның хәлен үзгәртмәс һәм аның башка яклаучылары булмас". /"Күкрәү" сүрәсе, 12 нче аять/. Бисмилләһ! Бу аятендә Аллаһ нинди үзгәрү турында әйтә? Әлбәттә, Аллаһ әйткәнгә ышанып, иманга килү һәм Ул Коръәнендә кушканча яшәүгә күчү турында. Бу...

"Халык үзен үзгәртмәсә һәм гөнаһка баткан ул халык Аллаһны разый итеп, (яшәргә) риза булмаса,
Аллаһ аның хәлен үзгәртмәс һәм аның башка яклаучылары булмас".

/"Күкрәү" сүрәсе, 12 нче аять/.

Бисмилләһ! Бу аятендә Аллаһ нинди үзгәрү турында әйтә? Әлбәттә, Аллаһ әйткәнгә ышанып, иманга килү һәм Ул Коръәнендә кушканча яшәүгә күчү турында. Бу кыска вакытлы искиткеч матур дөньяны, шатлыкларны һәм кайгыларны Аллаһ безгә бары тик кыска тормышта сыналып, уңга яки сулга, ягъни мәңгелек Җәннәткә яки Җәһәннәмгә юнәләчәкләрне аеру һәм Хисап көне булмас кебек яшәгәннәрнең: "Нишләп, Раббым, мине Утка атасың?" - дип әйтерлеге калмасын өчен генә бар итте. Һәркем Җәһәннәм булачагын белә, һәркем кисәтелгән! Ә күпчелек үзен куркынычта башын комга тыккан теге кош кебек тота. Шуңа күрә сүзләре үтә торган һәр абруйлының - Җитәкченең, язучының, гаилә әгъзасының - ни әйткәне үлем белән тормыш бәясенә тиң.
Һәм менә 30 ноябрьдә язучы Зифа Кадыйрова белән очрашуда аның "Сагынырсың - мин булмам" әсәре буенча сөйләшү булды. "Бөгелмә авазы"нда бирелеп, чын ажио-таж тудырган һәм шәһәр китапханәсенә йөрүчеләрнең санын кискен арттырган бу китапның авторын күреп, акыллы фикерләрен ишетергә теләгәннәр белән зал тулы иде. Мин дә хәзерге чорда язучының җаваплылыгы һәм язганының Аллаһка якынайтуга да хезмәт итәргә тиешлеге турында сүземне әйттем, чөнки бит китапта моның әсәре дә юк. Ә бит авырлык Аллаһка буйсынмаудан түгел микән яки шундый башканы берәр герой уйлап кына куйса да, бәлки, кемгәдер яшәүнең чын максаты турында уйланырга сәбәп булыр иде.

Аллаһ бит "Хатыннар" сүрәсенең 79 нчы аятендә: "Авырлык - үзегездән, яхшылык - Миннән", - ди. Ә китап, телевидение сериалы кебек, Аллаһ юлыннан читкә җәлеп итүчегә әйләнгән. Зифа ханым җавабында халык сөйләме кебек гади телдә язганын, философияне һ.б. катлаулы нәрсәләрне аңламавын әйтте һәм хәтта мәчетнең ролен түбәнәйтергә тырышу дип кабул ителә ала торган сүз дә ычкындырды, намаз укымыйча, күп дога кылганын да сөйләде. Яулык бәйләүгә дә кире мөнәсәбәтен белдерде. Ә Аллаһ моны ни өчен барлык китаплы диннәргә тиеш итте икән? Бу бит хатын-кызның ялангачрак була баруына һәм бозыклык, фәхеш һәм чирләр артуга китерә (мәсәлән, аденома простатаның егетләрдә күбәюен галимнәр шуннан күрә). Ә күпләр язучының яулыкка каршы сүзләрен хуплап каршы алды. Димәк, алар абруйлы язучының сүзләрен үрнәк буларак кабул итте.

Реклама

Кыскасы, дин тотмаган татар бу очрашудан иманы зәгыйфьләнеп чыкты һәм моны сизмәде. Фәүзия Бәйрәмованың киңәшләре турында соравыма җавап урынына аны мактавы һәм намаз укыганын әйтүе дә булган тәэсирне үзгәртә алмады, киресенчә, зур шәхес белән сөйләшкәнен күпләр ул Зифа Кадыйрованың иҗатына югары бәя биргән икән дип аңлаган, соңрак газетада чыккан язмадан да шулайрак аңлашыла (ә бу ялгыш фикер, чөнки Фәүзия Бәйрәмова 4 декабрьдә Бөгелмәдә: "Мин аңа: "Син инде язудан туктый алмыйсың, һичьюгы, кешеләрне чишендермә һәм сихер турында язма!" - дип, ике генә сүз әйттем", - диде, моңа шаһитлар бар).

Һәм тагын бер сискәндерерлек нәрсә булган иде - чыгышым вакытында залдан темадан читләшмәскә кушып, сүз әйтелү һәм мине туктату өчен байтак кешенең каты итеп кул чабуы булды. Ә бит Аллаһ илчеләрен кул чабып туктату һәлак ителгән кяфер Нух халкына, гадларга, сәмүдләргә һәм башка соңгыракларга хас булган, бу турыда "Ибраһим" сүрәсенең 9 нчы аятендә хәбәр ителә. Һәлакәтебез башланган түгелме? Аллаһ татарларны һәм, гомумән, русларны да башка халыкларга алыштыра башлады бит инде. Ата-ана баласын күмә торган чор җитте түгелме? Аллаһның безне бәйсезлек өчен көрәшебездә ахыргача якламавы да, аңласагыз, намазсызлыгыбыз һәм кяферләрчә яшәвебез аркасында бит. Коръәндә хәбәр ителгән Юныс халкыннан үрнәк алу яхшырак булмасмы? Алар бит патшалары белән бергә Аллаһка гафу үтенеп буйсынган һәм Ул кушканча яши башлаган. Залдагы, юк, арабыздагы күпчелек моны аңлармы, ә аңласа, Аллаһ разый булырлык итеп үзгәрә башлармы?

Юлдаш Имамаликов.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: