Бөгелмә авазы

Коррупциягә каршы

Газетабызда инде хәбәр ителгәнчә, 30 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Киңәшмәнең көн кадагына өч мәсьәлә чыгарылган иде: "Төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару, товарлар сатып алу турында"гы Законның үтәлеше; БМР җирле үзидарәләрендә коррупция фактларын булдырмый калу турында; комиссиянең алдагы утырышында кабул ителгән карарларның гамәлгә ашырылуы.

"Ни кызганыч, комиссия эшчәнлегенә әле югары бәя биреп булмый, чөнки нәтиҗәләр күренми. Комиссиядән комиссиягә генә эшлибез, ә шул вакыт аралыгында - тынлык", - дип, үз бәясен бирде И.Касыймов. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзенең ярдәмчесен тәкъдим итте һәм Эльвира Рөстәм кызы Хөббәтовага яңа вазифасында уңышлар теләде.

Беренче мәсьәлә турында БМР башкарма комитеты әйдәп баручы белгече А.Калинин җиткерде. 94 нче Федераль Законның ничек гамәлгә ашырылуы, муниципаль заказлар, хезмәт күрсәтүләрнең үтәлеше турында тәфсилләп сөйләде. Шул ук вакытта муниципаль заказларны отып та, эшләрен җиренә җиткереп башкармау очракларын да күрсәтте. Мәсәлән, Яшьләр сараенда янгынга каршы сигнализация урнаштырырга алынган фирманың эшне вакытында башкарып чыкмавы аркасында, мәдәният йорты бүген эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр.

Бөгелмә шәһәр прокуроры В.Кузьмин исә бер көнлек фирмаларның эшчәнлекләренә тукталды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан шундый
16 очрак ачыкланган һәм алар буенча тиешле чаралар күрелгән. Әлеге юнәлештә эшчәнлек дәвам ит-терелә. Аннан соң "Конкурентлык турында"гы Законның бозылу очракларының төрле өлкәләрдә күзәтелүен, шул ук вакытта мондый закон бозуларның БМР башкарма комитеты тарафыннан да җибәрелүен әйтте.

Петровка авыл җирлеге башлыгы Н.Арбузова федераль законнарның еш үзгәреп торуыннан иза чигүләрен, өлгермәүләрен ачынып җиткерде. Аннан соң алар штатында махсус юридик белемле кадрларның булмавы, шуның нәтиҗәсендә, закон бозуларның күзәтелүен дә әйтте ул. Комиссия рәисеннән барлык авыл җирлекләре башлыкларына ярдәм итү өчен махсус юридик белемле бер белгеч кирәклеген соравын хезмәттәшләре дә хуплап каршы алды.

Аның чыгышын дәвам иткән шәһәр прокуроры В.Кузьмин исә авыл җирлекләрендә закон бозуларның 151 очрагы теркәлүен белдерде. 4 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Кодаш һәм Зур Федоровка авыл җирлекләре башлыклары үзләренең табыш һәм милекләре турындагы декларацияләрендә төгәлсезлекләр, ягъни бар мөлкәтләрен дә күрсәтмәгән булып чыкты. Аларга карата, закон нигезендә, чаралар күреләчәген дә әйтте прокурор.
БМР контроль-хисап палатасы җитәкчесе Л.Фәтхетдинова Җир һәм милек палатасында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Нәтиҗәләр бик куанычлы булмаган, хилафлыклар ачыкланган. Арендага бирелә торган муниципаль милекнең бәясен төшерү сәбәпле, шәһәр һәм район бюджетына 5 миллион сумга якын акча керми калган. Палата җитәкчесе Ш.Фәхриев үз теләге белән эштән азат ителгән. Анда тикшерү эшләре дәвам итә.
Комиссия эшен алдагы киңәшмәдәге карарларның үтәлеше турындагы чыгыш белән Э.Хөббәто-ва йомгаклады. Шул ук вакытта күтәрелгән мәсьәләләрдә БМР башкарма комитеты идарәләре һәм бүлекләренең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәүләре ассызыкланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: