Бөгелмә авазы

Коррупциягә каршы

28 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе 2012 елда ахыргы - йомгаклау киңәшмәсен уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

2012 елда башкарылган эшләргә тагын бер кат анализ ясалды. Республика күләмендә үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләнде. Анда шәһәр һәм районда коррупция мәсьәләләре тәкъдим ителгән булып, күп кенә пунктлары буенча сораулар тууы билгеләнде. Яңа елда шундый ук социологик сораштыруны, комиссия әгъзалары белән берлектә, үзебезгә оештыру һәм үткәрү кирәклегенә аеруча басым ясалды.

Реклама

"Дәүләти проектларны гамәлгә ашыру" өлкәсендә булган закон бозулар турында Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Рафаэль Таҗиев сөйләде. Әлеге өлкәдә закон бозуларның 35 очрагы ачыкланган. 52 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Җитешсезлекләрнең сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләре эшчәнлегендә шактый булуын, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре үткәрү вакытында шулай ук күп кенә хилафлыклар җибәрелүен, бигрәк тә хезмәтне саклауга җитди караш булмау һәм шундый 11 очрак буенча 14 җаваплы затның җәзага тартылуын җиткерде. Закон бозу очрагы авыл хуҗалыгы өлкәсен дә читләтеп узмаган. "Гаилә фермасы" программасы буенча бирелә торган дәүләт акчаларын алуда тайпылышлар булуы ачык-ланган. Бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе ярдәмчесе Эльвира Хөббәтова 9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан шәһәр һәм районда үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Андый чаралар мәктәпләрдә, югары һәм урта-һөнәри белем бирү уку йортларында узуын, комиссия әгъзаларының күбесенең әлеге эштә актив катнашуын билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Әлбәттә, мондый чараларның даими булырга тиешлеге дә әйтелде. Шул ук утырышта киләсе елда комиссиянең эш графигы проекты һәрбер әгъзага җиткерелде. 15 гыйнварга кадәр әлеге проектка өстәмәләр, төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар.
БМР коррупциягә каршы көрәш комиссиясе шуның белән еллык эшен төгәлләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: