Бөгелмә авазы

Коррупция кирәксез шәйдер

Хәбәр иткәнебезчә, 14 май көнне хакимият бинасында коррупциягә каршы җирле көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Республикада коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән җирле комиссия сәркатибе Ольга Гафиятуллина таныштырды. Узган 2014 елда "Халык контроле" порталында коррупциягә бәйле 58...

Хәбәр иткәнебезчә, 14 май көнне хакимият бинасында коррупциягә каршы җирле көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.

 

Республикада коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән җирле комиссия сәркатибе Ольга Гафиятуллина таныштырды. Узган 2014 елда "Халык контроле" порталында коррупциягә бәйле 58 мөрәҗәгать булган. 1 мөрәҗәгать хакимияткә килгән, алар барысы да тикшерелгән. Тиешле чаралар күрелгән. Монда шунысын да әйтергә кирәк, сораштырулар күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләрнең 20 проценты җирле хакимият эшчәнлегеннән канәгать булмавын белдергән. Бигрәк тә мәгариф системасы, анда укытучыларның репетиторлык белән шөгыльләнүе, укучыларны шуңа этәрүләре мәсьәләсе бәхәсләр уята. Шулай ук урта һәм югары уку йортларына укырга кергәндә һәм тулай торак белән тәэмин ителүдә сораулар барлыгы ачыкланды.
Икенче зур бюджет өлкәсе булып сәламәтлек саклау идарәсе санала. Анда да сораштыру үткәрү нәтиҗәләре мактанырлык түгел - халыкның 40 проценты күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать булмавын белдергән. 30 процент сораштырылучы - чиратлардан, участок табибына эләгеп булмаудан, аерым белгечләргә күренү, тикшеренү мөмкинлеге чиклелеген һәм дәваланган өчен медицина персоналын "бәхилләү" кирәклеген әйткән.
Торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүдән дә канәгать түгел халык. ОДН турында инде күп сөйләнелде, әмма аның күләменең кайдан алынуында һаман да ачыклык юк. Боларны сораштырылучы халыкның 30 проценты белдергән. Бу өлкәдә подъездларның, ишегалларының, урамнарның начар яктыртылуы, җыелган чүп-чарны вакытында чыгармау һәм башкалар бигрәк тә борчый булып чыкты. Соңгы сорау авыл җирлекләрендә дә актуаль булып торганлыгы ачыкланды.
БМР контроль-хисап палатасы җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова 2014 елда 48 тикшерү-ревизия үткәрелүе һәм аларда ачыкланган хилафлыклар турында сөйләде. 39 җаваплы затка дисциплинар җәза бирелгән. Әмма әлеге кешеләрнең исем-фамилияләре аталмады.
БМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков кече һәм урта бизнес вәкилләре белән алып барылган эш турында сөйләде. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә күрсәтелгән хокукый ярдәм, киртәләрнең булмавы турында бәян итте ул. Әмма, ни кызганыч, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр, ягъни үз эшен ачып җибәрүчеләр саны елдан-ел кими бара. Моның ни өчен шулай икәнлегенә ачыклык кертә алучы булмады залда.
Бөгелмә муниципаль районында төрле хезмәтләр өчен электрон түләүләр турында хакимиятнең информацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Руслан Мәсәлимов сөйләде. Бу өлкәдә дә эшләрнең торышы канәгатьләнерлек булмавы ачыкланды: шәһәр һәм район халкы электрон түләүләрдән әле бик аз файдалана, республикада әлеге күрсәткеч буенча 30 нчы урында гына торабыз булып чыкты.
Хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләрендә коррупция күренешләрен булдырмау турында җирле хәрби комиссариат начальнигы Рафаэль Миңнетдинов җиткерде. Хәрби комиссариат штатында 24 хезмәткәр исәпләнүен, күтәрелгән мәсьәләләр турында алар белән даими төстә әңгәмәләр үткәрелүен, коррупциягә каршы эш алып барылуын бәян итте докладчы. Шул ук вакытта хәрби хезмәттән баш тартучы 11 кеше белән алып барылган эш, аның катлаулылыгы турында да әйтте ул.
Киңәшмәдә Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин һәм комиссия вәкилләре чыгыш ясаучыларга өстәмә сораулар бирде, ачыклыклар керттеләр. Булган җитешсезлекләрнең җирле массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк яктыртылырга тиешлеге турында әйтелде. Шуның белән комиссия эшен йомгаклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: