Бөгелмә авазы

Көнкүрештә янгын чыгу куркынычы

Ут дусмы, дошманмы? Ул кешегә кайсы ягы белән борылыр? Кечкенә генә ялкын да зур янгынга әверелергә мөмкин. Сүнми калган үтүг я электрдан эшләүче чәйнек, саксыз ташланган тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән шырпы, учак, электр үткәргечләренең төзексез хәлдә булуы, янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү - үкенерлек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бүген көнкүрештә, сәнәгатьтә күптөрле яңа...

Ут дусмы, дошманмы? Ул кешегә кайсы ягы белән борылыр? Кечкенә генә ялкын да зур янгынга әверелергә мөмкин. Сүнми калган үтүг я электрдан эшләүче чәйнек, саксыз ташланган тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән шырпы, учак, электр үткәргечләренең төзексез хәлдә булуы, янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү - үкенерлек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бүген көнкүрештә, сәнәгатьтә күптөрле яңа матдәләр барлыкка килде. аларның күпчелегенең составына химикатлар керә. Нефть һәм нефть продуктлары, табигый һәм ясалма газлар да читтә калмый. Шуны истә тотарга кирәк, аларның барысы да кулланылышта зур саклык таләп итә.

Һәзер һәр йортта электр приборлары бар. Аларның саны берәү генә дә түгел! Суыткыч, электрдан эшләүче чәйнек, телевизор, үтүк, электр җылыткычлары һәм башкалар өебезгә үтеп керде. Газны да исәптән төшереп калдырырга ярамый. көнкүрештә ансыз булмый. Ләкин бу очракта да саклык кагыйдәләрен үтәргә онытырга ярамый.

Өйдәге бүлмәләребезгә күз салыйк. Агач шкаф янында паралонлы диван, ә ванна бүлмәсендә? Анда киштәләрдә күптөрле көнкүреш химиясе: аэрозольле флаконнар, эретә, ябыштыра, дезинфекцияләүче матдәләр. Көнкүрештә шулай ук синтетик һәм пластмасс, полимер материалдан эшләнгән әйберләр саны көннән-көн арта. Алар барысы да тиз янучан, аларның сәламәтлеккә һәм кеше гомеренә зыян китерүче агулы төтен бүлеп чыгаруларын истә тотарга кирәк. Янгын чыгу очракларының күпчелегендә зыян күрүчеләр уттан түгел, ә агулы төтеннән һәлак була.

Утның куркыныч икәнен һәркем аңлый, ә менә гади розетканың зыян китерергә мөмкинлеге хакында белеп бетерми, аеруча балалар. Нәни бала кулына кадак, шпилька алып розеткага кагыла калса, җәрәхәт алуы котылгысыз. Россиядә һәр алтынчы янгын очрагы балалар шаяруы аркасында чыга. Ут чыгу очракларында һәлак булучыларның һәр бишенчесе - балигъ булмаган сабыйлар.

Янгын чыга калган очракта, иң куркынычы - ул паникага бирелү. Кайберәүләр кечкенә генә утны күрү белән, аны сүндерергә түгел, ә үзләре дә сизмәстән, кычкырырга һәм башкаларда курку хисе уятырга керешә. Халык паникасы - куркыныч күренеш. Ул кешеләрнең зыян күрүенә һәм тапталуларына китерерә мөмкин. Икенчеләр, уттан куркып, ишекләрне ачык калдырып, чыгып кача. Ачык ишек ут өчен өстәмә кислород чыганагы һәм ул янгынга яңа көч өсти.

Өлкәннәргә караганда, балаларда психологик саклану реакциясе юк. Алар янгын чыга калган очракта, нишләргә икәнен белми. Мондый ситуациядә кровать астына кача, одеялга каплана, шкафка кереп утыра, яисә почмакка кача, ә менә бүлмәдән чыгып качарга ашыкмый. Янгын сүндерүчеләр өчен ут капкан бинадан аларны эзләп табуы авырга туры килә.

Куркуга калгач, "01" телефон номерын онытмагыз! Янгын сүндерүчеләр һәрвакыт әзер. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, балалар аркасында килеп чыккан янгын өчен закон буенча әти-әниләр җавап бирә.

Елена СЕЛЕЗНЕВА, 21 нче янгын сүндерү часте испекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: