Бөгелмә авазы

Күмәклектә – көч

Шәһәребезнең 16 нчы урта мәктәбендә "Волонтер" ирекле хәрәкәт үзәге вәкилләре 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар.

Марина ТОКМАЧЕВА,
"Волонтер" ирекле хәрәкәт
үзәге җитәкчесе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Реклама

"Волонтер" ирекле хәрәкәт үзәге Бөгелмәнең "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде. Менә өченче ел инде ул актив эш алып бара: котлаулар һәм мәгариф-агарту акцияләре әзерләү һәм аларны уздыру, бәйрәм чараларында катнашу, семинарларда, төрледән-төрле бәйгеләрдә, "түгәрәк өстәл" сөйләшүләрендә, семинарларда катнашу һәм башкалар - барысы да ирекле рәвештә хәрәкәттә катнашучылар алып бара торган эшчәнлеккә керә. Волонтерлар, әледән-әле Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә булып, Республика социаль менедж-мент академиясе оештырган курсларда эш юнәлеше һәм махсус белем алалар.

Очрашуда ирекле хәрәкәтнең җитәкчесе (Марина Владимировна Токмачева) Үзәкнең иң актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Волонтерлар исә уздырыла торган чаралар турында һәм аларны оештыруда, әзерләүдә, үткәрүдә үзләреннән керткән өлеш хакында бик ялкынланып чыгыш ясадылар, башкарган эшләргә мөнәсәбәттә тәэсирләре белән уртаклаштылар, киләчәккә булган планнары белән таныштырдылар.
Волонтерларның чыгышлары шулкадәр тәэсирле булды ки, мәктәп укучылары арасыннан да бик күпләр бу кызыклы, мавыктыргыч, файдалы, шул ук вакытта бик җаваплы да булган эштә үз көчләрен сынап карарга теләк белдерделәр. Алдагы очрашуның көне дә шушында ук билгеләнде, анысы "Без наркотикларга каршы" дигән акция уңаеннан булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: