Бөгелмә авазы

Ключи кунаклар көтә

Can-Am Trophy Russia квадросериясе ярышларын оештыручылар Мәскәүдә узган пресс-конференциядә бәйгенең бер этабы тагын (инде дүртенче тапкыр) Татарстанда, атап әйткәндә, Бөгелмә райо-нының Ключи авылында узачагын әйттеләр. Моңа бәйле рәвештә, әлеге үзенчәлекле спорт төре турында әңгәмәдәшебез Can-Am Trophy Russia ярышларын Бөгелмә төбәгендә оештыручыларның берсе - "Arion Racing Team" спорт клубы җитәкчесе Руслан...

Can-Am Trophy Russia квадросериясе ярышларын оештыручылар Мәскәүдә узган пресс-конференциядә бәйгенең бер этабы тагын (инде дүртенче тапкыр) Татарстанда, атап әйткәндә, Бөгелмә райо-нының Ключи авылында узачагын әйттеләр. Моңа бәйле рәвештә, әлеге үзенчәлекле спорт төре турында әңгәмәдәшебез Can-Am Trophy Russia ярышларын Бөгелмә төбәгендә оештыручыларның берсе - "Arion Racing Team" спорт клубы җитәкчесе Руслан ШӘРИПОВ сөйли.
- Әйтегез әле, Can-Am Trophy Russia - нәрсә ул?
- Төрле юлларда, дөресрәге, юлсыз җирләрдә дә йөри ала торган Can-Am Trophy Russia дигән ачык квадросерия ярышлары - квадроциклларда һәм мотовездеходларда узышуның иң күләмле бәйгеләреннән берсе ул. Безнең илдә 2009 елда уздырыла башлаган иде.
- Ярышларның бер этабын Бө-гелмәдә уздыру идеясе кайчан барлыкка килде?
- Энем Ян Шәрипов белән без Can-Am Trophy ярышларында берничә мәртәбә катнаштык. Аның бер этабын Бөгелмәдә уздыру турында сөйләшүләр ике еллап барды. Үзебезнең төбәктә шундый дәрәҗәле ярышлар узуын күптән тели идек.
- Безнең шәһәрдә мондый ярышларны үз итүчеләр күпме?
- Бар андыйлар. Әмма бик күп кешеләр спортның кар юлларында узышу төрен үз итсәләр дә, квадрохәрәкәт ул кадәр үк популярлык казанмаган әле. Бу ярышларны күргәч, аның белән кызыксынучылар саны күпкә артыр дип уйлыйм.
- Быел узачак I этап калганнарыннан калышырлык булмасын иде дип тырышасыздыр. Бездәге ярышларның берәр үзенчәлеге бармы соң?
- Әлбәттә бар. Беренчедән, безнең Бөгелмәдә ландшафт башка. Татарстанның иң югары ноктасы саналган Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгында бит без, ә димәк, таулар-калкулыклар күбрәк булачак. Икенчедән, былтыр Бөгелмәдә узган ярышлар әлеге узышлар тарихында иң яхшы этапларның берсе дип бәяләнде.
- Шулай да Can-Am Trophy Russia ярышының төп үзенчәлеге нидә соң?
- Дөресен генә әйткәндә, һәрбер этап төгәлләнгәндә, бар нәрсәгә кул селтәп, ташлап китәсе килә башлый. Ватылган чак күп, сазга батып, чыгалмый утырган вакытларда "Нигә кирәк иде инде бу миңа?" дигән уй керә башка. Әмма бер-ике атна вакыт узуга, алдагы этап кайда уза икән, нинди запас частьлар кирәк соң әле дигән сораулар уяна башлый. Барысын онытып, зур дәрт белән яңа ярышларга әзерләнә дә башлыйсың. Этаплар арасында сайтка кереп, анда кичергән кичерешле-тәэсирле мизгелләрне кабат яңартып аласың. Тагын шундый хискә чумасы килә! Берни белән чагыштырып булмый торган кичерешләр бит ул!
- Яңа сезон ярышлары башланырга санаулы гына көннәр калды. Бу юлы Бөгелмә тамашачыларына нинди кызыклы яңалыклар тәкъдим итәргә уйлыйсыз?
- Бу юлы ярышларда катнашучылар квадросерия тарихында иң озын юл үтәчәк - 400 километрга якын. Ул махсус биш участокка бүленгән. I этапта узышырга Россия һәм Казакъстанның 35 шәһәреннән барлыгы 120 кеше килә, спортчыларның 30 проценттан артыгы өчен бу Can-Am Trophy Russia ярышларында беренче тапкыр катнашу булачак. Татарстан данын исә Казан, Чаллы, Әлмәт спортчылары яклаячак.
Ярышларның I этабын ачу тантанасы 24 май көнне Бөгелмәнең үзәк мәйданында сәгать 11дә башланачак. Аннары катнашучылар Ключига китә, сәгать көндезге 1дә "Супер Спешл" ярышлары башлана. Боҗрасыман юлда спортчыларны текә үрләр, кискен борылмалар, пычрак чокырлар, трамплиннар көтә. Бу көнне тамаша карарга барырга теләүчеләр өчен мәйданда автобуслар булачак, аларны Ключига алып барып, 15 сәгатьтә кире алып кайтачаклар (түләүсез).
Сүз соңында. Бу ярышлар турында тулырак беләсегез килсә, www.canamtrophy.ru сайтына керегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: