Бөгелмә авазы

Кияү белән кәләш никах укыту өчен Индонезиядән Татарстанга килгәннәр (+ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Мин үзем алай дөньядан артта калган кеше дә түгел. Тик менә, әллә нәрсә әйтегез, авыл җирендә яшәп, Казанга килеп никах укытучыларны һич кенә дә аңламыйм. Беткәнме инде авылда мулла? Никахның ныклыгы аны кем укудан гына тормый ләбаса! Ә менә никах тантанасын Казанда үткәрү өчен 18 сәгать очып килгән парларны күреп,...

Мин үзем алай дөньядан артта калган кеше дә түгел. Тик менә, әллә нәрсә әйтегез, авыл җирендә яшәп, Казанга килеп никах укытучыларны һич кенә дә аңламыйм.

Беткәнме инде авылда мулла? Никахның ныклыгы аны кем укудан гына тормый ләбаса!

Ә менә никах тантанасын Казанда үткәрү өчен 18 сәгать очып килгән парларны күреп, чын-чынлап шаккаттым! Бүген аларны Казанның Кол Шәриф мәчетендә күрергә була иде. Әйтергә кирәк, бу - индонезиялеләрнең Россиядә укыткан беренче никах очрагы. Аллаһка шөкер, кайда гына яшәсәк тә, дин - безне берләштерүче бик зур көч.

Анггита Сари Мумпуни белән Зухди Вафа Индонезиянең башкаласы Джакарта шәһәреннән. Бер ел элек социаль челтәр аша танышалар. Кызга - 31, егеткә 36 яшь. Яшьләре шактый булса да, бу - аларның беренче никахлары. Анггита бер компаниядә арт-дизайнер булып эшли. Зухдиның исә автомобильләрне фотога төшерү белән шөгыльләнә торган шәхси студиясе бар.

Егет белән кызның Россиядә беренче тапкыр булулары. Алар Татарстанны мөселманнар яши торган төбәк буларак ишетеп белә. Яшьләр ни өчен бу истәлекле бәйрәмнәрен Казанда үткәрергә була соң?

- Мин никахны тыйнак кына, мәчеттә үткәрергә теләдем. Анггита да үзенчәлекле туй турында хыялланган. Шушы максатларыбыз туры килгәч, гаиләбезнең беренче бәйрәмен онытылмаслык итәргә уйладык. Әлеге көн өчен дөньядагы иң матур 10 мәчетне карап куйдык. Кол Шәриф безне үзенә фотолары аша ук җәлеп итте. Ялгышмаганбыз, без мәчеткә дә, Казанга да гашыйк булдык, - ди Зухди.

Никах мәҗлесенә 23 кунак килгән. Алар арасында балалар да бар. Иң кечкенәсенә - 7 ай. Ул кәләшнең бертуган апасыныкы. Кызганыч, егетнең әти-әнисе әлеге тантанада катнаша алмады. Олы яшьтә булу сәбәпле, алар озын юлга чыкмаган.

Яшьләргә никахны Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Кунаклар фикеренчә, мондагы никах тәртибе үз илләренекеннән әллә ни аерылмый. Мәһәр дигән бүләк тә бар. Аны зур итеп, «28 грамм алтын» дип игълан иттеләр. Соңыннан белдем, алтын муенса икән. Кайткач, мин дә никах бүләгемне үлчәп карыйм әле.
Ир белән хатын дип игълан ителгәннән соң, кияү белән кәләш, кызның әти-әнисеннән башлап, һәр кунак алдына барып тезләнде. Бу - үзенә күрә рәхмәт әйтү йоласы икән. Әнисе тезендә иркәләнгән Анггита күз яшьләрен күрсәтмәде. Аның каравы, бабай белән кияү елап та куйды соң! Мышык-мышык килеп кенә дә түгел, рәхәтләнеп үкседеләр.

Илче әлеге тантананың ике арадагы дуслыкны ныгытачагына басым ясады. Министр исә, үзен Индонезиядә кебек хис итүе белән уртаклашты.

- Егет белән кызның тәрбиясенә, күңел җылысына игътибар иттем. Әнә, сабый балага карагыз әле. Ул да бер тыпырчынмый, тавышланмый гына никахны күзәтте. Бу бәйрәм аның күңелендә дә сакланыр, - диде Айрат Сибагатуллин һәм яшьләргә милли киемле курчак, шамаил, түбәтәй бүләк итте. «Икенче юлы сезне Казанда балагыз белән көтеп калабыз», - дияргә дә онытмады.

Кияү белән кәләшнең никах киемнәре этник стильдә тегелгән.

- Без кием сайлаганда һава торышына игътибар иттек. Минем дус кызым дизайнер булып эшли. Безнең теләкләрне ул чынга ашырды, - диде Анггита.

Яшь гаилә никахтан соң туй үткәрү-үткәрмәү турында әлегә уйламаган. Тик шунысы билгеле, алар бүген үк ширбәт аен уздыру өчен Финляндиягә юл тотачак.

Индонезиядә уза торган туйлар белән дә кызыксындым. Баксаң, мәҗлескә чакырылучы кунакларның исәбе юк икән. Туган-тумача, кода-кодача, кырык эшен кырык якка ташлап, туйга килергә тиеш. Дуслар, күршеләрнең дә килми калу ихтималы юк. Туй авыл җирендә булса, анда бөтен авыл бәйрәм итә. Туйдан соң ир белән хатын өч көнгә өй арестына алына. Бу көннәрдә алар йорттан чыгарга тиеш түгел. Аларга хәлсезләнеп егылмас өчен генә су һәм ризык бирелә. Әлеге йола бәхетле гаилә тормышы һәм сәламәт балаларга ишарә икән. Туй өстәленә табын күрке, дөгедән ясалган милли ризык - тумпанг куела. Ул пирамида формасында, төрле төстә була. Аны һәр кунак авыз итәргә тиеш.

Казанда укылган никахтан соң, Индонезия кунаклары татар милли ризыкларын күреп «аһ» итте. Иң элек алар ризыкларның төрлелегеннән тел шартлатты. Ә гөбәдиянең дөгедән пешерелүен белгәч, соклануларының иге-чиге булмады.

Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: