Бөгелмә авазы

Күгәрченнәрдәй гөрләштеләр

Апрель ае үзенең яз рухы белән җиһанны урап ала. Кояшның җылысы торган саен арта барып, кар сулары гөрләвекләр булып аккан бер мәлдә күңелләрне тагын да нурландырып, шатландырып, шәһәр һәм район мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчелегендә бер-бер артлы бәйге-конкурслар үткәрелә. Әйе, әлбәттә, мондый чараларның ямьле яз көннәрендә, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла...

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.

Шул уңайдан инде матур горефкә әверелгән чаралар да еш оештырыла мәгариф учреждениеләрендә. Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган "Гөр-гөр гөрләшик!" бәйгесе шундыйлардан. Ел саен апрель аенда уза ул һәм нәфис сүз конкурсы рәвешендә алып барыла. Быел әлеге бәйге шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбе актлар залында үтте. 30га якын укучы бала үзара көч сынашты анда, туган телебезнең байлыгын, аһәңен тыңлаучыларга җиткерергә тырышты. Үзләре дә чыгыш ясадылар һәм калганнарны да зур игътибар белән тыңлап утырдылар алар.

"Гөр-гөр гөрләшик!" нәфис сүз бәйгесе, исеменән үк күренгәнчә, мәктәп укучыларын матур әдәбиятыбызга, шигъриятебезгә җәлеп итүне, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүне төп максат итеп куя. Һәм ышанып әйтергә була, бәйге үз алдына куйган максатларына ирешә: чыгыш ясаган укучы балаларның тәэсирләнеп шигырь укулары, шул ук вакытта тамашачыны җәлеп итә алулары моның ачык мисалы булып тора.

Бәйге бик җанлы барды: чыгыш ясаучылар сәхнәдә берсен-берсе алыштыра тордылар, яңадан-яңа әсәрләр яңгырый бирде. Бәйге тәмамланганнан соң конкурста катнашучылар чыгышларын бәяләүчеләр фикерләшеп, түбәндәге нәтиҗәләр ясады: чыгыш ясаучыларның барысы да бары тик мактау сүзләренә генә лаек! Урыннар исә түбәндәгечә билгеләнде: III урынга - Миләүшә Исхакова /Зеленая Роща/, Таңсылу Хисмәтова /Кодаш/, Гөлназ Хөснетдинова /14 нче татар гимназиясе/, II урынга - Аидә Шәрипова /Соколка/, Гөлназ Ишмиева /Татар Димскәе/, Лия Мирсәетова /9 нчы мәктәп/, Равил Хуҗин һәм Ильяс Минһаҗев /Карабаш бистәсе 1 нче урта мәктәбе/, Алия Әхмәтҗанова /14 нче татар гимназиясе/, I урынга Адинә Тәхаутдинова
/Карабаш бистәсе 2 нче урта мәктәбе/ һәм Аидә Хәлфетдинова /2 нче лицей/ лаек булдылар /рәсемдә/. Җиңүчеләргә Диплом һәм бүләкләрне жюри вәкилләре: БМР башкарма комитеты мәгариф идарәсе милли бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова, аксакал журналист Дамир Асылов, "Бөгелмә авазы" мөхәррире Руслан Җәләев тапшырдылар. Калган чыгыш ясаучыларга "Тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен" номинациясендә бүләкләр бирелде. "Иң-иң"нәр 26 апрель көнне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында үткәрелә торган Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау мөмкинлеге алдылар. Шулай итеп, апрель аеның бәйрәм рухы Бөгелмә мәктәпләрендә тулы тантана итте.

Шундый ук күркәм бәйге мәгариф идарәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында да үткәрелә башлады. Быел әлеге чара 26 апрель - Шигырь бәйрәме көнендә шәһәребезнең 2 нче лицеенда үткәрелде. Барлык белемнәрен, тапкырлыкларын, осталыкларын үз шәкертләре-нә бирә торган
21 мөгаллим-мөгаллимә "Нәфис сүз остасы" бәйгесендә үзләре көч сынашты бу көндә. Бик тә эчтәлекле узган бәйге җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: III урынга - Гөлназ һәм Гөлнар Билаловалар /9 нчы мәктәп/, Рәйсә Фәтхуллина /Зеленая Роща/, Раушания Катермина /кадет мәктәбе/, Рәйсә Харисова /5 нче мәктәп/, II урынга - Зәлия Хәсәнова /Карабаш бистәсе 2 нче мәктәбе/, Гөлназ Сөнгатуллина /14 нче татар гимназиясе/, Гөлнара Миргасимова /2 нче лицей/, I урынга исә бертавыштан лицей-интернат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилнур Шәйхетдинов лаек булды.

Бәйгеләрдә катнашучыларга алга таба да шулай уңышларга ирешергә насыйп булсын, остазларга армый-талмый эшләргә язсын, укучы балаларда ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү эшендә иҗтиһат итүләрен теләп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: