Бөгелмә авазы

Керемнәр чыгымнар белән чагышсын

10 октябрь көнне Татарстан Министрлар Кабинетында республикада коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге турында киңәшмә үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән республиканың дәүләт җитәкчеләре - министрлар, төрле идарә һәм оешма башлыклары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре өчен коррупциягә каршы көрәш турында махсус семинар уздырылды.

Әлеге өлкәдә илдә булган үзгәрешләр, вәзгыять белән Россия Юстиция министрлыгындагы Россия хокук академиясе проректоры, юридик фәннәр докторы, профессор Виктор Астанин чыгыш ясады. Ул Татарстан җитәкчеләренә коррупциягә китерүче сәбәпләр, ришвәтчелектән саклану ысуллары турында сөйләде, коррупция очрагы дип саналырга мөмкин булган хәлләргә тарыган очракта, нәрсәләр эшләү зарурлыгын тәфсилләп аңлатты.
"Дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләрне коррупциягә каршы көрәшергә, әлеге афәттән сакланырга өйрәтү мөһим. Моның өчен аларның бу өлкәдәге белемнәрен арттыру шарт. Кызганыч, кайбер җитәкчеләр коррупция белән бәйле кануннар турында белми. Моның шулай булуын әлеге затлар тарафыннан кылынган, әледән-әле ачыкланган хокук бозу очраклары күрсәтеп тора. Аларның керем һәм чыгымнары турындагы мәгълүматтагы төгәлсезлекләр дә шуны ук күрсәтә", - дип белдерде киңәшмәне алып барган Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин. Шуңа күрә республиканың җитәкче урыннарында эшләүче затлары өчен коррупциягә каршы федераль законнардагы үзгәрешләр һәм бу өлкәдәге башка мәсьәләләргә багышланган махсус семинар уздыру зарурлыгы туган да инде.
"Татарстандагы коррупциягә каршы көрәш белән бәйле эшчәнлек барышын күптәннән күзәтеп барам. Әлеге катлаулы эштә республика ил күләмендә күренекле урын тота. Мисалга коррупциягә каршы кабул ителгән төбәк программасын китерер идем. Шунысы әһәмиятле, әлеге документ коррупциягә каршы көрәш буенча федераль законга караганда күпкә иртәрәк кабул ителде. Шәхсән мин әлеге уникаль программа белән 2007 елда ук танышкан идем (федераль закон исә 2008 ел азагында гына кабул ителде)", - дип белдерде Виктор Астанин. Чыгыш ясаучы тагын республикада коррупциягә каршы экспертиза институтының барлыкка килүе, муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлеге белән бәйле инновацион юнәлешләр, әлеге җитәкчеләрнең коррупциягә каршы көрәш ысулларын куллануын да югары бәяләде. Коррупциягә каршы көрәш эшендә булган проблемаларның иң зурысы итеп, Россиянең законнар чыгару системасының шактый яшь булуын атады ул. Кагыйдә буларак, кабул ителгән кануннар җәмгыятьтә гамәли эшчәнлек нәтиҗәсендә формалаша. Чыннан да, коррупциягә каршы көрәш буенча федераль законнар кабул итү эше соңгы дүрт-биш ел эчендә шактый активлашкан. Шулай да хокук сакчыларын, закон чыгаручыларны әлеге тармакны камилләштерүдә яңадан-яңа ысуллар куллануга этәрү шактый авыр икән. Алар моңа кадәр илдә кулланылмаган чаралар ярдәмендә эшләргә теләми булып чыга. Шуңа күрә хәзерге вакытта иң зур максат әлеге стереотип-ларны юкка чыгарып, яңа алымнарга таяна башлау булырга тиеш. Аннан соң төрле дәрәҗәдәге кабул ителгән норматив-хокукый актларның күп булуы да (4,5 миллион (!)) хокук саклау хезмәткәрләре эшчәнлеген катлауландыруын билгеләп үтте галим.
Коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен үткәрелгән семинар коррупциягә каршы таләпләрдән, төрле чикләү һәм тыюлардан хәбәрдар булырга тиешле затлар өчен әһәмиятле икәнлеге әйтелде. Нәкъ менә шушындый ачыктан-ачык сөйләшүләрнең коррупциягә каршы тискәре караш барлыкка китерүе ассызыкланды.
Шунысын да әйтергә кирәк, моңа кадәр Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый семинарларның оешты-рылганы булмаган. Виктор Астанин әйткәнчә, түрәләргә коррупциягә каршы көрәш темасына күнегергә вакыт. Кагыйдә буларак, коррупция, ришвәтчелек очракларын ачыклау, әлеге закон бозган затларны җаваплылыкка тарту эшчәнлеге киң җәмәгатьчелектән башка гына тормышка ашырыла. Бу турыда, кагыйдә буларак, җинаять эше ачылгач яки хөкем карары чыгарылгач кына билгеле була. Ә бит коррупцияне кисәтү эшендә һәркем катнашырга тиеш. Бары тик шул чакта гына әлеге афәткә каршы нәтиҗәле көрәшеп булачагы беркемгә дә сер түгел инде.
 
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: