Бөгелмә авазы

Кемгә кирәк киек каз каргышы?

Иртә язда каңгыл­дашып очучы кыр казларын күреп, кемнең генә йөрәге ярсып тибә башламый икән? Кыр казларының да әллә кайдан ишетелгән моңлы тавышлары безгә сәлам бирүләредер. Җырларда җырлан­ган­ча, кешеләрдә генә түгел, кошларда да моңлану, сагыну, шатлык, кайгы хис­ләре бардыр. Булмаса, шул­кадәр ерак аралар, куркыныч хәлләр аша үтеп, ел саен билгеле бер...

 

Иртә язда каңгыл­дашып очучы кыр казларын күреп, кемнең генә йөрәге ярсып тибә башламый икән? Кыр казларының да әллә кайдан ишетелгән моңлы тавышлары безгә сәлам бирүләредер. Җырларда җырлан­ган­ча, кешеләрдә генә түгел, кошларда да моңлану, сагыну, шатлык, кайгы хис­ләре бардыр. Булмаса, шул­кадәр ерак аралар, куркыныч хәлләр аша үтеп, ел саен билгеле бер вакытта тасмадай тезелеп очмаслар иде. Меңнәрчә чакрым ара үтеп, туган якларын сагынып кайта бит ул кошкайлар.

Кызганыч, тик кешеләр­нең дә төрлесе бар шул. Берәүләр, борынгыдан кил­гән гореф-гадәт буенча, кыр казларын күреп, кү­ңелендә йөрткән изге те­ләкләрен әйтеп калырга тырышса, кемнәрдер каңгыл­д­ашып очкан пар кош­лар­ның канатын каеру теләге белән кыр казларын мылтык тотып каршылавын да онытмаска кирәктер. Бу көннәрдә елга һәм күл буйларында әледән-әле яңгы­раган мылтык тавышларын, кыр казларының рәнҗүле җан авазын ишетмәмешкә салышып яшәү үзе бер гөнаһтыр ул.
 
Югыйсә ачлык заманы да түгел бит. Кыр казының барлы-юклы 3-4 килограмм итеннән башка да әллә ни булмас иде дә бит. Тик кемнәргәдер, кәҗәсе түгел, мәзәге кирәк бугай. Быел да апрель аеның дүртенче шимбәсеннән башлап, ун көн дәвамында кыр -- болыннарда, елга һәм күл буйларында аучыларның төр­ле хәйлә һәм тозаклар яр­дәмендә кыр казларын бугазлау дәвам итте.
Әйтергә кирәк, әлеге "пәри туе"нда үзебезне­келәр генә түгел, күрше рес­публика һәм өлкәләр­нең җанкыярлары да зур активлык күрсәтә. Бәхет­сезгә җил каршы дигәндәй, күр­ше өлкәләрдә, әйтик, Самара, Киров өлкәләре, Мари Иле Республикаларында ау сезоны тәмам­ланган бер ва­кытта, Татарстанда ул башланып кына китә һәм быел ул 2 майга кадәр дәвам итте.
 
Дөрес, аучылык буенча бүгенге законнар әледән-әле үзгәрә тора. Чикләүләр дә юк дәрәҗәсендә аз. Әйтик, ау вакытында спиртлы эчемлекләр куллану, оештыручы белән килешен­мичә кошларга ату, пневматик яисә "сырлы көпшәле" мылтыктан файдалану кебек тәртип бозулар ачык­ланганда, аучыга штраф салу мөмкинлеге карала. Быелгы ункөнлектә генә дә тикшерүчеләр тарафыннан җитмештән артык закон бозу очрагы ачыкланган. Аларның һәркайсы буенча беркетмәләр төзелеп, канун бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.
 
Беренче карашка кыр казларын аулау билгеле бер тәртип белән алып барыла. Тик япан кырда яисә чиксез болыннарда, аеруча зур сулыкларда әлеге тәр­типнең ничек үтәлүен кем күзәтеп өлгерә алсын икән? Аның бит әле бер көнлек лицензия, ягъни "рөхсәт кәгазе" белән киек каз атып йөрүчеләре дә бар. Андый­ларның күпме булуын белсә шул елга һәм күл буйларында тузгып ятучы кош йоннары гына белә булыр. Үзем яши торган Олы Кабан авылы читендәге хәлләрне күр­гәннәрнең бу хәлгә нәфрәте быел аеруча зур.
 
Хәер, Лаеш районында гына түгел, ау вакытында мондый башбаштаклыкны Балык Бистәсе, Биектау, Саба, Теләче һәм башка кайбер район җирлекләрендә дә күзәтергә мөмкин иде.
 
Биология фәннәре докторы Виктор Романов әй­түенчә, Россиянең кайбер башка төбәкләре белән берлектә, Татарстанда да киек казларның кими баруы күзәтелә. Язгы чорда киек кошларның җанын кыюны туктату турында махсус закон кабул итүче илләр дә бар. Безгә дә алар үрнәген кулланырга вакыт җитмәдеме икән?
 

Камил СӘГЪДӘТШИН.

Ватаным Татарстан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: