Бөгелмә авазы

Күңелләр хушланганчы

Татар халкының ил халкына таныш һәм якын булган Сабан туе Мәскәү өлкәсенең Ногинск каласында да 2-3 июнь көнне гөрләп үтте. Үзебезнең Бөгелмәдә узган уңышлы милли бәйрәмнән көч һәм дәрт алып, бөтен мөмкинлекләре булган җайлы, йомшак автобуста сәфәргә чыктык. Иҗади төркемдә - данлыклы "Дуслык" халык бию ансамбле һәм "Җиңгәчи" исемендәге халык...

Реклама

Флюра ШӘРИПОВА.
Автор фотолары.

Шунысын да ассызыклап әйтеп китәсе килә: башка еллардан үзгә буларак, иҗади төркемгә аеруча игътибар сизелде. Тәнәфесләр, ашау-эчү, кирәкле хаҗәт фигыльләре алдан тәфсилләп әзерләнгән, кем әйтмешли - "ашау байдан..."

Бернинди кыенлык күрми генә 20 сәгать юлны "әх!" иткәнче үтеп, Ногинск каласына килеп җиттек. Урнаштык, үзебезне тәртипкә китереп, шәһәр карарга чыгып киттек. Мәскәү яны шәһәре булса да, чисталык, пөхтәлек ягыннан өстенлекне үзебезнең Бөгелмәбезгә бирдек. Юкка гына безнең милли җырыбызда "...чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!" диеп җырламыйлар шул. Аларның өстен ягы шул булды: шәһәрдә фонтаннар күп. Паркта да, шәһәр уртасында да гөрләп атып, төрле төстәге фонтаннар ямь биреп утыра. 30 градус эссе көндә безнең яшьләр фонтаннар тирәсендә рәхәтләнделәр су сибешеп! Аларга шәһәр халкы да кушылып, үзенә күрә бер "фонтан" бәйрәме оешты.

22 июнь. Кичен - стадионда репетиция. Бик яраталар һәм саклыйлар икән стадион мәйданын монда! Яшел чирәмгә аяк та бастырмыйлар. Сәхнә - стадион уртасында. Сәхнәгә палас буйлап кына узасы. Бу, бер яктан, бик күркәм күренеш булса да, икенче яктан, "китек иде" - Сабан туеның үзәк мәйданында концерт номерларыннан кала берни күреп булмады. Чөнки көрәш һәм башка милли уеннар мәйданнан читтә оештырылган иде.
23 июнь. Иртән иртүк, сәгать 8дән үк "эш" урыныбызга юнәлдек. Бөгелмәләр һәрвакыт халыкның күңеленә үтеп керә ала торган гамәлләр белән алдынгы бит алар. Ногинскида да махы бирмәдек, шөкер!

Менә, әйтик, Сабан туе мәйданының иң башында - безнең "Татар йорты". Аны башыннан азагына кадәр бик төпле уйлап алып килеп куйган, бизәгән район мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтик.

Менә шәһәр җитәкчеләре, дин әһелләре Мәскәү һәм Татарстан кунаклары "Татар йорты"на якынлаша. Капка төбендә аларны хуҗабикә, хуҗа, яшь килен белән яшь кияү каршылый. Кечкенә генә театральләштерелгән бер мизгел татар халкының кунакчыллыгын, киң күңеллелеген, ниятенең изге, дустанә икәнен күрсәтеп бирә.

Хуҗа: Әссәламегаләйкүм, кордашлар! Дуслар! Милләттәшләр!
Хуҗабикә: И-и-и-и! Атап чакырсак та бу тиклем туры килмәс, валлаһи! Бакчы, улыбыз Тимерханга Ногинскидан кыз алдык бит. Быратлар-сватлар булдык, дарагуйлар! Туй бездә, ысвадьба, хуш киләсез!
Хуҗа: Наш дум - ваш дум!
Ваша дучь - наш сын!
Заходи в татарский дум!
Хуҗабикә: Әйдәгез, балалар! Рәхәтләнеп сыйлагыз кунакларны! (Шушы җирдә кияү - Эдуард Гафиятуллин, килен - Регина Кәлимуллина кунакларны тау кадәрле милли чәкчәк белән сыйлыйлар.
Капка ачыла. Йортта - яшьләр, уен-җыр-бию, милли ризыклар. "Наза" ансамбле кызлары милли киемнәрдән чәй белән сыйлыйлар. "Җиң-гәчи"ләр кергән бер кунакны биетмичә чыгармыйлар...)
...Ошады ногинскиларга "Татар йорты". Көне буе кунак булып, рәсемгә төшеп, рәхәтләнеп ял иттеләр безнең өйдә.
Бәйрәмнең дәвамы сәхнәдә булды. Шәһәр хуҗалары Татарстан вәкилләренә - без-нең хуҗабыз Илдус Әсгать улы Касыймовка зур игътибар һәм илтифат күрсәттеләр: бүләкләр һәм Грамоталар тапшырдылар. Үз чиратында Илдус Әсгать улы да, милләт улы буларак та һәм Татарстанның вәкаләтле илчесе буларак та, бик матур һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Сабан туе батырына тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, ә инде сәхнәдәге "җитәкче даирәләр"гә татар түбәтәе кидертте.

Бәйрәм дәвам итте. Без, милли төркем, чәкчәкләребезне, Сабан туе колгаларыбызны, Россия, Татарстан һәм Бөгелмә әләмнәрен җилфердәтеп, инде чират безгә дип торганда...

Башта сәхнәгә чыгарып, төрле арияләр җырлаттылар (рус һәм татар телләрендә), аннары безнең горурлыгыбыз Ренат Ибраһимов бер сәгать җырлады, башлыча рус җырларын... һәм үзенең чыгышын, дөньяны дер селкетеп, "День Победы" җыры белән бөтен Сабан туе халкын аягүрә бастырып, тәмам итте.

Менә шуннан соң, җәмәгать, безгә дә чират җитте. Күңелләр бераз төшсә дә, хөкүмәтебез һәм башлыгыбыз кушкач, бисмиллабызны әйтеп, сәхнәгә омтылдык. Менә иң башлап сәхнә түренә - Россия әләме, аннан - Татарстан, аннан - Бөгелмә, аннары милли сөлгеләр бәй-ләгән колгалар "менеп" кунаклады. (Без үзебез алай Россия күләмендәге "зур" режиссерлар булмасак та, милли бәйрәмебезне, гадәттә, нәкъ менә шулай башлап җибәрәбез).
Аннан сәхнәгә зур горурлык белән "Дуслык" бию ансамбле, алып баручыларыбыз чыкты:
- Исәнмесез, газиз туганнарыбыз!
- Милли бәйрәмебез - Сабан туе мөбарәк булсын! Ипи-ле-тозлы, ачык йөзле Бөгелмә чәкчәгеннән авыз итегез, туганнар!
Чәкчәкләр халык диңгезенә кереп югала, безнең милли программабыз башлана. Сәхнә түренә чыккан һәр артистыбызны дәррәү каршы алды халык. Бигрәк тә Регина Кәлимуллина җитәкчелегендәге фольклор "Тула басу" күренешен яратып кабул иттеләр. Ә Эдуард Гафиятуллин "Тәфтиләүне" сузгач, мәйдан бермәл өнсез калды. "Бис, браво, афәрин!" сүзләре Сабан туе мәйданын күмде. Шунысын да әйтеп китик: Эдуардның концертын Мәскәүнең үзендә оештырырга теләгән режиссер да табылды хәтта!

Күңелләр булды, сөенештек, көлештек... Шулай итеп, Ногинск Сабан туена милли ямь биреп, кичке сәгать 4тә аны тәмамлап, алдыбызга куелган бурычны ихластан зур тырышлык белән башкарып чыктык. Максатыбыз ике арада дуслык күпере салу, Бөгелмәбезне таныту, милләт вәкилләрен "уяту" һәм күңелләрен хушландыру иде, без моңа ирештек, шөкер.

Аллага шөкер! Көн дә җылы, кояшлы иде. Безнең дә, Сабан туе кунакларының да күңеле булды.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: