Бөгелмә авазы

Күңелле мизгелләр

8 август көнне "Чаңгы базасы" спорт комплексында 13 нче җәйге спартакиада булып узды.

Аны Бөтероссия физкультурачылар көненә багышладылар. Чарада 500дән артык кеше үзен спортның 4 төрендә сынады. Спортчылар өч километрга йөгерде, волейбол, футбол һәм бура уены уйнады. Кечкенәләр өчен дә төрле уеннар оештырылган иде.

Футболда беренчелекне "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче урында - БЭС, өченчедә - 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы.
Волейбол буенча беренче урын - "Бөгелмәгаз", икенче урын - "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, өченче урын БМЗ командаларында.
Өч километрга йөгерүдә ир-егетләр арасында Рөстәм Шәфигуллин, Данил Лыков, Джефф Миңнегәрәев иң җитезләре булып чыкты. Хатын-кызлар арасында Кристина Деркач, Юля Иванова, Елена Кабановага тиңнәр табылмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: