Бөгелмә авазы

Күңел җылыбызны дөньяга мул итеп сибик

Исән-имин генә көз уртасына да килеп җиттек менә. 1-10 октябрьдә, гадәттәгечә, Өлкәннәр ункөнлеге узды.

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Вакыт бик озак үткән кебек тоелса да, гомеркәйләр бик тиз уза икән ул. Гомер бер төрле генә түгел, ел фасыллары сыман гел үзгәреп тора. Ямьле яз - балачак, җәй - җимешләр үстерә торган, балалар тәрбияли торган вакыт, көз исә - җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачырак булган. Кыш - ахирәт тормышы.

Без кыш килүгә ышанганга күрә, яз, җәй һәм көзне кышка әзерлек чаралары белән үткәрәбез. Гомерне дә ахирәт тормышында җәннәткә керерлек итеп уздыру кирәк дип укыганым бар.

Гомер баскычларын барлаганда, берничә истәлек-ле елга тукталып узыйк әле.
60 яшь - алтын яшь. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өм-мәтенә бирелгән гомер дә 60 ел булган. Артканы - бүләк. Аллаһ бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиештер. Бер хәдистә бу уңайдан: "Берәү күркәм итеп, 60 яшен каршыласа, Аллаһ аны барча күк әһеленнән сөйдерер", - диелгән.
70 яшь. Җитмеш "җитте" дигәнне аңлата. Ләкин бу яшәү җитте дигән сүз түгел, дөнья куудан туктарга вакыт дигәнгә ишарә. Хәдистә дә: "Берәү 70 яшен Аллаһ риза булырлык итеп каршыласа, Раббыбыз аңа иман белән үтәргә ярдәм итәр, хисабын җиңел кылыр", - диелгән. Җитмештә инде "чын җитлеккән җимеш" дисеннәр.

80 яшь. Ул "чик" дигәнне аңлата. Әмма бу гомер чиге түгел, Аллаһның рәхмәт чиге. Хәдистә: "Кем дә кем Аллаһ риза булырлык итеп, 80 яшен каршыласа, кабер газабыннан азат булыр, үзен караган 70 кешегә шәфәгатьче булыр", - диелгән.

90 яшь. Туксанны "тукта" дигән мәгънәдә аң-ларга була. Ләкин бу һич кенә дә яшәүдән туктарга кирәклеккә ишарә түгел. Туксаннан соңгы һәрбер ел исә 10 елга тора. "Кем Аллаһ ризалыгын алып, 90 яшен каршылый, Аллаһ аның алдагы гөнаһларын гафу итәр һәм ул җирдә Аллаһның хәере булыр", - диелгән бер хәдистә.

Бу юлларны язганда мин: "Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!" - дигән кебек фикер йөрттем. Алт-мыштан узган гомернең уңай нәтиҗәләре ни би-рүен күрсәтү ул күбрәк яшь-рәкләргә кирәктер, ми-немчә. Ашыгабыз, һәрчак каядыр чабабыз, дөнья куабыз. Килер бер көн, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Хаталанып яшәсәк, җаныбыз мәңгелектә үзен ничек хис итәр соң? Раббыбыз хакыйкый бәхетебездән аермасын берүк. Ике дөнья бәхетен, ике дөнья рәхәтен бирсен барчабызга да.

Ә менә хәзер Өлкәннәр ункөнлегенә әйләнеп кайтыйк инде. 29 сентябрь көнне шушы бәйрәм уңаеннан безнең Кодашта авыл тарихында беренче мәртәбә бик матур күркәм чара узды. Авылның түбән очында урнашкан "Рамазан" кибете хуҗабикәсе Любовь Иосиф кызы Богомазова һәм сатучылар Илмира Сакаева белән Гөлназ Хәсәншина шушы очның өлкән яшьтәге сатып алучыларын 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихластан котлап, кибеткә кунакка чакырдылар. Күбесе инде тугызынчы дистәне ваклаучы 13 өлкәнне чәй өстәле артына утыртып, матур-матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Читтән генә, ипләп кенә карап тордым да: "Нинди матур, күркәм гомер кичергән түбән очыбызның әби-бабайлары. Исәп иткәндә, аларның һәрберсе турында хикәяләр язарлык бит", - дип уйлап куйдым.

Без, кешеләр, шулай яратылган бит инде: аздан гына да күңел була, юктан гына да хәтер кала. Көтмәгәндә-уйламаганда үзләренә карата шушы игътибарны өлкәннәре-без күңелләре нечкәреп, сөенеп кабул иттеләр, кибет хуҗабикәсенә, сатучы кызларга рәхмәтләрен ихластан - олы кешеләр генә әйтә белә торган матур-матур сүзләр белән җиткерделәр.

92 нче көзен каршылаучы терекөмештәй тере (тьфу-тьфу) Миңнафа әби Вафина бәйрәмне оештыручыларга, чакырылган кунакларга, чордашларына менә шундый теләкләр теләде:
"…Аллар күрдем -
алмадым,
Гөлләр күрдем -
өзмәдем,
Агымсулар кебек
гомеркәйләр узды,
Узып киткәнен дә
сизмәдем…
Картлыкларыбыз сыкранусыз, тыныч, бәрәкәтле тормышта узсын. Безнең чор кешеләре күргән михнәтләрне бездән соңгыларга күрергә язмасын", - дип тәмамлады ул сүзен.

Бер карасаң, без яшәгән дөнья суык бер урындыр. Ләкин бу һич кенә дә табигатьтән түгелдер. Ул кешеләрнең бер-берсенә карата игътибарсызлыгыннан, битарафлыктан киләдер, мөгаен. Шул суык дөньяга аз гына булса да җан җылысын өстәү - без кешеләрнең бурычыдыр. Ләкин үтәп бетерәбезме соң без ул бурычны? Ә менә "Рамазан"да эшләүчеләр булдырдылар! Афәрин үзләренә! Күңел җылысын башкаларга җиткереп, булганына канәгать булып, кешеләргә игелек кылудан тәм табып яшәүне дәвам итегез, Любовь Иосифовна, Илмира, Гөлназ.
Тагын бер кат бәйрәм белән, өлкәннәребез. Бер-беребезне хөрмәт итеп, шатлык-сөенечләребезне уртаклашып, кайгы кил-гәндә ярдәмләшеп, күңел җылыбызны дөньяга мул итеп сибеп яшик бу дөньяларда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: