Бөгелмә авазы

Көчле рухлы шагыйрь

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз, Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шул кадәрле җирдә хаккыгыз… ("Җырларым", 1943 ел, ноябрь). Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәткән бердәнбер Советлар Союзы Герое, шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, татарның бөек улы Муса Җәлилнең халкыбыз азатлыгы өчен көрәшеп, 791 көн фашист тоткынлыгында фаҗигале...

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз,
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз…
 
("Җырларым", 1943 ел, ноябрь).
 
Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәткән бердәнбер Советлар Союзы Герое, шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, татарның бөек улы Муса Җәлилнең халкыбыз азатлыгы өчен көрәшеп, 791 көн фашист тоткынлыгында фаҗигале көн үткәреп, 35 яшьтә палач балтасы астында гомере өзелүенә бу елның 25 августында 70 ел була.
Муса Җәлилнең бөтен иҗаты - батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр сирәк. Менә алар: инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татарның бөек улы Муса Җәлил.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең исеме дөньяда үзенең Ватанына, халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әверелде. Халыклар дуслыгы җырчысы буларак, Җир йөзендә зур соклану тудырды, безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырды. Иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухы алдында баш имәгән кеше юктыр.
...Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
("Бүреләр", 1943 ел, март).
 
Балалары турында да беркадәр мәгълүмат биреп китим. Улы Альберт - отставкадагы подпол-ковник, Казанда яши, ике улы бар: Алик һәм Камил; кызы Люция Җәлилова - кинорежиссер, оныгы Лилиан Наврозашвили - кино һәм театр артисткасы, Санкт-Петербургта яши; кызы Чулпан Мәскәүдә яши, газетада эшләгән, оныгы Татьянаны кайберәүләр бабасына бик тә охшаган дип әйтәләр. Альберт, Моабит төрмәсендә булып, анда әтисе утырган камераны күреп кайткан.
Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
- Ай-һай, әти, озак йөрдең, - диеп,
Күзләремә сөеп карады...
("Төрмәдә төш", 1943 ел, сентябрь).
 
Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачыла. Үлем лагеренда да аның рухы сынмаган, фашистларга каршы көрәшен дәвам итеп, ул иптәшләрен дә шуңа өнди алган. Аның поэзиясе - тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.
...Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
("Тик булса иде ирек...", 1943 ел, декабрь).
 
Әбүзәр ШАКИРОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: