Бөгелмә авазы

Казанда яңа туган баланы пакетка салып калдырганнар

Кичә 18.30 сәгатьтә Сафиуллин урамында 10 нчы йорт янында очраклы узып баручылар сары пакетка салынган яңа туган бала тапкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Яңа туган балага ашыгыч ярдәм чакыртылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала...

 

Кичә 18.30 сәгатьтә Сафиуллин урамында 10 нчы йорт янында очраклы узып баручылар сары пакетка салынган яңа туган бала тапкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин.

Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Яңа туган балага ашыгыч ярдәм чакыртылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала 3-4 көнлек, сәламәт. Аны Казанның бала тудыру йортларының берсенә китергәннәр.

Хәзер полиция табылган кызның әнисе кем булуын һәм бу хәлнең бөтен сәбәпләрен ачыклый.

Светлана БЕЛОВА, Гөлүзә ВАСИЛОВА

татаринформ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: