Бөгелмә авазы

Кайтаваз

Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк "Бөгелмә авазы" газетасының быелгы 12 сентябрь "Безгә җавап бирәләр" рубрикасы белән "Мәхрүм калганнар" дигән мәкаләне укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадым. Анда Әлфия Сафинаның "Муниципаль устав кемнәр өчен языла?" дигән язмасына рәсми җавап бирелгән. Беренче карашка гади генә мәкалә булып күренсә дә, "дәвамлы" мәкаләдә язылганнар...

Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк
"Бөгелмә авазы" газетасының быелгы 12 сентябрь "Безгә җавап бирәләр" рубрикасы белән "Мәхрүм калганнар" дигән мәкаләне укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадым.
Анда Әлфия Сафинаның "Муниципаль устав кемнәр өчен языла?" дигән язмасына рәсми җавап бирелгән. Беренче карашка гади генә мәкалә булып күренсә дә, "дәвамлы" мәкаләдә язылганнар икетеллелек канунының үтәлмәвенә барып төртелә бит, җәмәгать.
Әлфия Сафина шәхси эшмәкәрнең Тукай урамындагы 72 нче йортның беренче катында чәчтараш ачарга җыенуы турында бәян итә. Ә моңа анда яшәү-челәрнең берсе дә рөхсәт бирмәгән икән бит. Фатир хуҗалары кая гына мөрәҗәгать итмәсеннәр, яклау тапмаганнар.
Икенче язмада менә шушы борчулы хатка рәсми җавап бирелгән. Исегезгә төшерәм, анда кыскача болай диелә:
"...Габдулла Тукай урамындагы 72 нче йорт, 2 нче фатир адресындагы капиталь төзелеш объектын чәчтараш итеп шартлы файдалануга рөхсәт бирү мәсьәләсендә гаммәви тыңлаулар оештырылды. Гаммәви тыңлауларны билгеләү турындагы карар "Бугульминская газета"ның 2012 елдагы 7 декабрь санында басылып чыкты... Гаммәви тыңлаулар нәтиҗәләре буенча муниципаль районның "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе карары белән (29.12.2012 ел, N590) Габдулла Тукай урамындагы 72 нче йорт, 2 нче фатир адресындагы капиталь төзелеш объектын чәчтараш итеп шартлы файдалануга рөхсәт бирелде".
Менә шулай, җәмәгать, мәкаләнең "Редакциядән" дигән өлешендә язылганча, беренче карашка барысы да закон кысаларында башкарылган. Әмма "Бөгелмә авазы"н алучыларның хокуклары кысылган булып чыга түгелме соң? Һәм мондый хәл җитәкче кешенең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп туа. Алай гынамы әле. Бу очракта җаваплы затларның ике дәүләт теленең дә тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиешлеге хакында бихәбәрдар булуы ярылып ята. Менә шушындый башбаштаклык аркасында беркем дә чишә алмаслык "гордеев узел"лар барлыкка килүе табигый күренешкә әйләнә дә инде.
Төрле аңлашылмаучылыкларны, низагларны язылган һәм язылмаган кануннарның үтәлеп җитмәве нәтиҗәсендә килеп чыгадыр дип уйлыйм мин.
Ә чәчтараш мәсьәләсенә килгәндә, ул күрсәтелгән адрес буенча ачылырга тиеш түгел! Андый урыннар яңа төзелә торган биналарда гына булсын. Бу нинди хәл инде? Тоталар да йортларның беренче катында я кибет, яисә аптека, я булмаса сыраханә ачып куялар. Ул йортларны шушындый рәвешле кымшатулар яхшылыкка илтмәгәнен аңларга кирәк бит инде. Бу үзгәртеп корулар аркасында берзаман йортларыбыз җимерелә башламас дип, кем ышандыра ала? Туктатыйк мондый кирәкмәгән гамәлләрне соңга калмыйча.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: