Бөгелмә авазы

Кат-кат тукып торсаң да...

Соңгы вакытларда җинаять-чел мошенниклыкка каршы көрәш бик актуальгә әйләнде. Мошен-никлар төрле ысуллар һәм төрле тәкъдимнәр белән гражданнардан акча, кыйммәтле әйберләр "суыралар". Кешеләрнең ышанычын яулап, акчасын алу өчен кулланыла торган иң киң таралган тәкъдимнәр һәм күренешләр мондый: бозымны бетерү өчен дип; кыйммәтле әйбер оттыгыз дип алдап, комиссион җыемнар өчен акча күчерүне...

Соңгы вакытларда җинаять-чел мошенниклыкка каршы көрәш бик актуальгә әйләнде. Мошен-никлар төрле ысуллар һәм төрле тәкъдимнәр белән гражданнардан акча, кыйммәтле әйберләр "суыралар". Кешеләрнең ышанычын яулап, акчасын алу өчен кулланыла торган иң киң таралган тәкъдимнәр һәм күренешләр мондый:
бозымны бетерү өчен дип;
кыйммәтле әйбер оттыгыз дип алдап, комиссион җыемнар өчен акча күчерүне сорап язган sms-хәбәрләр җибәрү;
"эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән килеп туган проблеманы хәл итү өчен" дип, якыннары исеменнән акча күчерүне сорау;
үзен кешенең матди ярдәмгә мохтаҗ ерак туганы дип "таныту";
сыйфатсыз товарларның бәясен арттырып сатып йөрү;
үзен социаль хезмәткәр, медперсонал, полицейский дип таныштырып, квартирларга ияреп керү, алар артыннан акча, яисә кыйммәтле әйбер югалу.
2012 елның июль аенда, мәсәлән, таныш булмаган берәү гражданка К.га Түбән Камада югалткан документларыгыз табыл-
ды дип шылтырата. Документлар югалу турындагы хәбәр, чыннан да, җирле телевидениенең "йөгерек юлында" дөнья күргән була. Шылтыратучы, терминал аша 5 мең сум акча күчерсәләр, документларны кайтарып бирер-гә ышандыра. К. акча күчерә, әмма аңа документларны кайтарып бирүче булмый.
Кешеләргә мошенниклык ысулларын киңрәк аңлату, җи-наятьчелекнең бу төрен профилактикалау максатында, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы
10 сентябрьдән 30ына кадәр "Сак булыгыз, мошенник!" дигән профилактик акция уздыра. Бу чорда полицейскийлар әлеге төр җинаятьчеләр ялганына ышану ихтималы зур булган категория затлар: пенсионерлар, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр янында булып, әңгәмәләр үткәрә, аңлату эшләре алып бара. Уку йортларында мошенниклык һәм алар корган хәйлә тозагына ничек эләкмәскә икәнлеге турында мәгълүматлар бирелә, лекцияләр укыла.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: