Бөгелмә авазы

Картиналарда – Бөгелмә урамнары (+ФОТО)

30 сентябрь көнне Бөгелмә туган якны өйрәнү музее (директоры - Надежда Несынова) залында Бөтенроссия пленэр-симпозиумында катнашкан рәссамнарның Бөгелмә шәһәренең 235 еллыгына багышлап 10 көн дәвамында иҗат иткән картиналарыннан күргәзмә ачылды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган 30га якын останың эше куелган иде. Күргәзмәнең ачылу тантанасында бөгелмәлеләр Зәй, Казан, Түбән Кама, Баулы,...

30 сентябрь көнне Бөгелмә туган якны өйрәнү музее (директоры - Надежда Несынова) залында Бөтенроссия пленэр-симпозиумында катнашкан рәссамнарның Бөгелмә шәһәренең 235 еллыгына багышлап 10 көн дәвамында иҗат иткән картиналарыннан күргәзмә ачылды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган 30га якын останың эше куелган иде.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында бөгелмәлеләр Зәй, Казан, Түбән Кама, Баулы, Лениногорск, Мәскәү, Чебоксар һ.б. төбәкләрдән килгән рәссамнарның картиналарын хозур кылдылар. Ул шунысы белән бик тә үзенчәлекле булды: биредәге барлык картиналарда Бөгелмәнең гаҗәеп матур табигате, аның урамнары, истәлекле урыннары сурәтләнгән иде. Берсендә шәһәр урамнарын яктыртып, кояш күтәрелеп килсә, икенчесендә исә кичке эңгер-меңгердә яшеллеккә күмелгән тротуар буйлап яшь пар килә… Һәм шунысын да ассызыклап үтәргә кирәктер: берсен-берсе кабатлау юк ул эшләрдә, аларның һәрберсенең үзенә генә хас манерасы бар.

Тантана, билгеле инде, котлауларсыз, бүләкләрсез була алмый. Пленэр-симпозиумда катнашкан барлык авторларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аның җылы котлауларын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Ризванова җиткерде.Пленэр-симпозиум җитәкчесе, РФ Сәнгать академиясе гамәли әгъзасы Николай Соломин, җавап йөзеннән чыгыш ясап, чараның югары дәрәҗәдә оештырылган булуы өчен хакимияткә рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә шулай җылы очрашулар өмет итеп калуын белдерде. Ә менә Самарадан иҗат командировкасына килгән рәссам В. Баширов безнең шәһәргә соклануын яшермәде. "Шушындый гүзәл, яшеллеккә күмелгән шәһәрегезнең кадерен белегез, аны саклагыз!" - диде ул.

"Бу олы чараны оештыруда мин үзем дә катнаштым, - диде Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш төбәге Рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев. - Шундый искиткеч яхшы килеп чыкты, шатлануымның иге-чиге юк. Без боларны киләчәк буыннар өчен эшләдек дияр идем, чөнки озак еллар узганнан соң да бу картиналарны караучылар туган шәһәрләренең күркәмлеген күреп сөенерләр. Пленэрга килгәндә, бу мөһим чарага талантлы, үз эшенең осталары булган рәссамнар килгән иде, 10 көн буена бер гаилә булып яшәдек һәм иҗат иттек".

Атна дәвамында экспозиция яңа картиналар белән яңартып торылачак.

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: