Бөгелмә авазы

Карабашта семинар узды

Күптән түгел Карабашның 2 нче урта мәктәбендә Бөгелмә районы һәм шәһәрендә эшләүче мәктәп китапханәчеләренең "Мәктәп китапханәчесенең эшчәнлегендә туган төбәкне өйрәнү" дигән темага семинар булып узды. Семинарны мәктәп директоры Илмира Марс кызы Баранова башлап җибәрде. Ул мәктәбебез эшчәнлеге турында кыскача гына чыгыш ясады, аннары сүзне китапханә мөдире Минзилә Вәлиәхмәтовага бирде. Докладчы...

Күптән түгел Карабашның 2 нче урта мәктәбендә Бөгелмә районы һәм шәһәрендә эшләүче мәктәп китапханәчеләренең "Мәктәп китапханәчесенең эшчәнлегендә туган төбәкне өйрәнү" дигән темага семинар булып узды.

Семинарны мәктәп директоры Илмира Марс кызы Баранова башлап җибәрде. Ул мәктәбебез эшчәнлеге турында кыскача гына чыгыш ясады, аннары сүзне китапханә мөдире Минзилә Вәлиәхмәтовага бирде. Докладчы үз чыгышында "Туган якны өйрәнү" темасын киң яктыртты, үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Күргәзмә материаллар күпләп әзерләнгән иде, аларга бәйләп, бик җылы һәм җанлы әңгәмә узды.
Семинарның икенче өлеше укучылар иҗатына багышланды. Иҗади-гамәли конференциядә 3 "Б" сыйныфы укучылары Динар Исламов - "Минем мәктәп тарихы", Дәлия Ловцова - "Минем туган ягым", 9 "А" сыйныфы укучысы Алинә Алтынбаева - "Сугыш белән сугарылган хатлар", 9 "Б" сыйныфыннан Юлия Зозуля - "Бер һөнәрнең төрле язмышы", 10 нчы сыйныф укучысы Эльвина Мингалимова һәм 11 нче сыйныфтан Алинә Фәттахова - туган якка багышланган, 11 нче сыйныфтан Резеда Минаҗева - "Җиңүдә безнең йөзләр", 10 нчы сыйныфтан Елизавета Звягинцева "Сугыш кайтавазы" дигән темаларга чыгыш ясадылар. Докладлар укучылар әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барды.
Семинар Һади Атласи исемендәге музей-китапханәгә экскурсия белән тәмамланды. Йомгаклау өлешендә мәгариф идарәсе методисты Наталья Мөхәммәт кызы Балашова семинарга югары бәя бирде.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: