Бөгелмә авазы

Карабашлар бәйрәм итте

22 август көнне Карабаш бистәсендә авылның бистә булып үзгәртелүенә 57 ел тулу уңаеннан һәм Нефтьчеләр көне алдыннан зур бәйрәм булып узды.

Анда олы кунаклар - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы
Рафаил Нурмөхәммәтов, идарәнең социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рәис Галиуллин, Дәүләт Советының чираттагы чакырылышына депутатлыкка кандидат Ирек Салихов һәм башкалар катнашты.
Тантанада чыгыш ясап, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе карабашларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм өр-яңа чүп җыю машинасы тапшырды. Котлаулар Карабаш үзешчәннәре оештырган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Тантана барышында хезмәт алдынгыларын, ветераннарны һәм быел 1 сентябрьдә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә тиешле балаларны бүләкләү булды.
Соңыннан Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева, төрле конкурс-бәйгеләр, фестивальләр лауреаты Рәфинә Ганиуллина һәм аларның иҗатташ дуслары бистә халкына бик тә күркәм концерт программасы тәкъдим иттеләр. Гомумән, бистә халкы бик канәгать булды, бәйрәм тиешле югарылыкта узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: