Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә яңа төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булды

17 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә яңа төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булып узды. Карабашлыларның шатлыгын уртаклашырга мәркәзебез Казаннан Аксакаллар шурасы әгъзалары, "Миргазиян" мәчете имамы Әзһәр Вәлиуллин һәм Мәгъсүм Хәйретдинов, Бөгелмә шәһәреннән зыялы аксакалыбыз Габит Хәсәнов килгән иде. Күркәм чара Габит аганың хәер-фатихасы белән Коръән аятьләре укып башланды. Аннары...

17 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә яңа төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булып узды. Карабашлыларның шатлыгын уртаклашырга мәркәзебез Казаннан Аксакаллар шурасы әгъзалары, "Миргазиян" мәчете имамы Әзһәр Вәлиуллин һәм Мәгъсүм Хәйретдинов, Бөгелмә шәһәреннән зыялы аксакалыбыз Габит Хәсәнов килгән иде.

Күркәм чара Габит аганың хәер-фатихасы белән Коръән аятьләре укып башланды. Аннары чишмә турында хатирәләр белән авылдашларыбыз чыгыш ясады. Җыр, шигырь юллары яңгырады, чишмә тирәли истәлеккә исемле нарат агачлары утыртылды, фотога төшелде. Чишмә янәшәсендә генә яшәүче, шуның суын эчеп гомер кичерүче, инде 90 яшен тутырып килгән Гаҗилә әби бу чишмәгә өч бура куйганнарын күрүен сөйләгән иде. Соңгы төзекләндерүгә мин үзем дә шаһит булдым. Без, 5 - 6 яшьлек малайлар, чишмәдән чыккан судан хасил булган күл кызу кояш яктысында кипкәч, шуның ләмен бөтен тәнебезгә сылап, без "негр"лар дип чабып йөргәндә, карасак, Зыяф, Габдулла, Нәгыймулла, Арслан бабайлар чишмә тирәсендә кайнашалар. 5 метрлы торба урнаштырдылар алар анда. Бүген ул торба җиргә сеңеп беткән иде инде. Чиләк тә куеп булмый башлады. Миңа кунакка килгән Рамил кардәшем белән торбаны алыштырып, чыганакны чистарткач, шул ачыкланды: чишмәбез ике чыганактан тора икән, ләбаса. Алар ике күз кебек, тибрәлеп торган инеш суында шатланып, елмаеп торалар төсле тоелды. Мин шунда искиткеч ләззәт, рәхәтлек тойдым. Шатлыктан күңелемдәге җиңеллектән очып китәрмен төсле һәм яңа туган кеше кебек сиздем үземне. Шундый хисләрне хаҗда гына кичергән идем. Бу мизгелне кино-фотога да төшердем. Әмма фотода чишмәбез нишләптер моңсу чыккан. Озак төзекләндермәгәнгә әллә үпкәләгән шунда.

Чишмә тирәсендә эш кайнап торса да, 5 метр янәшәдә генә 4 йомырка салган карчыга үзенең оясын ташламады. Аның өч баласы күз алдында үстеләр һәм очып киттеләр. Боларны кино-фотога теркәп бардым. Кысыр калган йомырканы музеема алып кайтып куйдым. Бу вакыйганы мин болай юрадым. Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов үзенең "Рухның үзгәрүе" дигән китабында милләтебезне үстерү формуласын игълан иткән иде. Моның өчен өч өстенлекле мәсьәләне хәл итәргә кирәк икән: заманча белем алу; мәгълүмати ресурсларны булдыру (мәгълүматлы кеше дөнья белән идарә итә); гомуммилли икътисадый проектларны тормышка ашыру өчен мөстәкыйль финанс ресурсларын булдыру. Менә Табигать- анабыз өч кошның үсеп, очып китүе белән безгә шул идеяләргә хәер-фатыйхасын бирде дигән фикер килде башыма. Шулай ук югалган Бөек Тартария, Алтын Урда, Болгар дәүләтләребез янәдән аякка басып, очып киткән кебек тоелды. Ә инде кысыр калган йомырка ул безнең 500 ел буе дәүләтсез яшәү чорында барлыкка килгән кайбер тискәре гадәтләребезне бетерү, юкка чыгару кирәклеген гәүдәләндерә түгелме?

Бу җәйдә чишмәне төзекләндереп йөргән вакытларда могҗизалар күп булды. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач кына, офыктан салават күпере пәйда булды. Чишмә тирәсенә агачлар утыртып бетергәч, тансык, күпләр көткән яңгыр да явып узды. Иң мөһиме, эш вакытында тирәбездә балалар өзелмәде. Алар күреп үсәләр һәм еллар узгач, безнең кебек үк чишмәбезне сакларлар һәм төзекләндереп торырлар дип ышаныйк.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Карабаш бистәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: