Бөгелмә авазы

“Кара исемлек”кә эләгүләре ихтимал

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе капиталь ремонтта начар эшләүчеләргә "кара исемлеккә"кә кертү белән янады.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
җирле хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе.
Башкарма комитет җитәкчесе Линар Закиров быел капиталь ремонт уздырыласы йортларда булып, эшнең торышы белән танышып йөрде. Белгәнегезчә, "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында"гы 185 нче Федераль закон нигезендә, 2014 елда Бөгелмә шәһәрендә һәм районында барлыгы 43 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк. Билгеләнгән срокларны саклау һәм югары сыйфат - бүген төзүчеләр алдына Линар Закиров менә шундый таләпләр куя.
Гоголь урамындагы 67 нче йортта капиталь ремонт график буенча 27 июльгә тәмамланырга тиеш. Ләкин әлегә андагы эшләнәсе эшләрнең очы-кырые күренми. Башкарыласы 7 төр эшнең 4есе буенча графиктан артта калу күзәтелә. Шуңа күрә фатир хуҗаларыннан шикаятьләр дә бик күп. Башкарма комитет җитәкчесе алдында "Экология Строй К" подряд оешмасы прорабы җавап тотты. Ул графиктан артта калуның сәбәбен финанс средстволарының җитмәве белән аңлатты. Йортны ремонтлауга 7 миллион сумга якын акча каралган булып, шуның 15 процентын подрядчы инде алган. Л. Закиров билгеләп үткәнчә, калганнар да шундый шартларда эшли. "Барлык подряд оешмалары да авансны 15 процент күләмендә алдылар, берәүгә дә артыгы бирелмәде, - диде җитәкче. - Алга таба да шулай сүлпән эшләсәгез, киләчәктә безнең шәһәрдә заказлар ала алмаячаксыз". Һәм шушы көннәрдә эштә уңай динамика булмаса, җаваплылыгы чикләнгән "Экология Строй К" җәмгыятен подрядтан алып, "кара исемлек"кә кертергә күрсәтмә бирде. Моннан тыш, шәһәр төзүчеләре әлеге йорт тирәсендә балалар мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләсен дә караячаклар.
Сәйдәшев урамындагы 1 нче йорт-ны төзекләндерү эшендә дә артта калу күзәтелә. Йортны ремонтларга алынган "Мегастрой" оешмасына эшне срогында тәмамлау өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган - фасадны ремонтлауга өстәмә көчләр җәлеп ителгән. Җитмәсә, салкын су, җылылык, канализация системаларын яңарту, түбә ябу эшләрендә алар графиктан узып эшлиләр. Биредә эш 12 августка тәмамланырга тиеш икән. Линар Закиров бу йортның бар яктан да үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады (чөнки биредәге ишегалдында "Әкият" балалар бакчасын реконструкцияләү бара). "Әкият"нең тирә-юне дә әкияттәгечә матур булырга тиеш", - диде ул.
Стрелочная урамындагы узган гасырның 90 нчы елларында төзелгән тугыз катлы 3 нче йорт күз алдында матурая бара. Төзүчеләр бу объектта фасадны ремонтлау һәм җылыту, түбә ябу, өй эчендәге барлык системаларны яңарту кебек 9 төр эш башкаралар. Боларга тагын фундаментны ныгыту эше дә өстәлгән. Программаны үтәп чыгу өчен 16 миллион сум акча каралган.
Подрядчы әйтүенчә, биредә барлык проблемаларны чишәргә мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә Линар Закиров аңа барлык җитешсезлекләрне, биредә торучыларның мәнфәгатьләрен яклап, чишү юлларын табарга һәм аларны кыска срокларда төзәтергә киңәш бирде.
Капиталь ремонтланучы объектларны карап йөргәндә башкарма комитет җитәкчесе шулай ук Кызыл Армия һәм Вахитов урамнарындагы йортлардагы эшләрнең торышы белән танышты. Биредәге фатир хуҗаларыннан шикаятьләр юк икән. Төзүчеләр үзләренең пөхтәлеге белән аерылып торалар. Бигрәк тә Вахитов урамындагы 1 нче йортны ремонтлаучы "Универсал-Строй" җәмгыяте эшчеләрен мактап туя алмыйлар. Алар безнең шәһәрдә беренче елларын гына эшләмиләр һәм шушы вакыт эчендә үз адресларына бары мактау сүзләре генә ишетәләр. Эшчеләр биредә графикны узып эшлиләр. Объект 15 августка өлгерергә тиеш.
2014 елның капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да Линар Закиров тарафыннан ныклы контрольгә алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: