Бөгелмә авазы

Тулы көчкә эшли башлар вакыт җитте

28 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә капиталь ремонтның барышы, күп балалы гаи-ләләрне түләүсез җир кишәрлеклә-ре белән тәэмин итү, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзекләндерү, яңаларын төзү, түбәләрдән асылынып торган кабельләрне җир астына төшерү кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Капремонт

Быел муниципалитетларның күбесе капиталь ремонтка иртәрәк кереште. Рөстәм Миңнеханов, республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сүзен объектларда хезмәтне саклау буенча вәзгыятьтән башлады. Ул хезмәтне саклау таләпләре һәм нормаларының үтәлергә тиешлегенә аеруча басым ясады. Кызганыч, моны әле һаман аңлап җиткермиләр икән. 6 муниципалитетта капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау шартларының бозылуы ачыкланган. Шул сәбәпле, җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр 5 йортта эшләр туктатылган.

Быел капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 849 күпфатирлы йортның 832сендә эш башланган. Министр, гомумән алганда, төзекләндерү эшләренең график нигезендә баруын, бары тик өч муниципалитеттагы өч йортта гына графиктан беркадәр калышу булуын искәртте.

Мәктәпләргә - аеруча игътибар

Министр үз чыгышында шулай ук республика мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасына тукталып үтте. Программаны финанслауның гомуми күләме быел 2204 миллион сум тәшкил итә. 27 район подряд оешмаларының казначылык счетларына акча күчерә башлаган.

ТР Президенты белем йортларын капиталь төзекләндерү барышында сыйфат мәсьәләсенең беренче урында торырга тиешлегенә тагын бер кат басым ясады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук моның өчен бүленә торган акчаның максатчан кулланылышына контрольне көчәйтү кирәклеген күтәрде.

Эшне активлаштыру сорала

Күп балалы гаиләләрне түләүсез җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсендә һәр җир кишәрлеген планлаштыру проектын әзерләү, межалау, кадастр хисабына кую билгеле бер вакыт таләп итә. Гомумән алганда, бүгенге көндә республикада түләүсез җир кишәрлекләре алуга дәгъва иткән 14000нән артык гражданнан гариза алынган. Кадастр хисабына 3394 участок куелган. 16 районда гаиләләргә гомуми мәйданы 33 гектар булган 282 участок бирелгән. Президент бу мәсьәләдә эшне активлаштырырга кушты.

Халык сәламәтлеген кайгыртып

Президент фикеренчә, республикада мәктәпләр һәм клублар төзү-төзекләндерүгә кагылышлы программалар фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү, ремонтлау программасына бәйләнергә тиеш.

Ирек Фәйзуллин искәртеп узганча, бер елга исәпләнгән бу программа буенча башкарылачак эшләр күләме 330 миллион сум тәшкил итә. Аның нигезендә, ел дәвамында 52 яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзү, авыллардагы башлангыч һәм гомумбелем бирү мәктәпләре бинасына урнашкан гамәлдәге алты ФАПта агымдагы һәм капиталь ремонт эшләре үткәрү, тагын 300 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау, 7 амбулатор-шифа-ханә учреждениесен төзекләндерү күздә тотыла.

Министр Азнакай районында җирле "Нефтемаш" заводы ярдәме белән рес-публикада беренче модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп, файдалануга тапшырылуын җиткерде. Хәзерге вакытта ул министрлык һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан шушындый модульле ФАПларның җитештерүчеләр белән бәясен килештерү эшләре алып барылуын хәбәр итте.

Президент шулай ук урыннарга чыгып ярдәм күрсәтүче күчмә ФАП-лар булырга тиешлеген дә ассызыклады. Ул фельдшер-акушерлык пунктларының функциональ булырга ти-ешлеген, аларның зур мәйданнар биләве әһәмиятле булмавын да искәртте. "Кайсыбер торак пунктларда алар мәк-тәп, клублар белән бер түбә астында урнаша ала", - диде ул.

"Пәрәвез"ләр шәһәр ямен боза

Түбәләрдән асылынып торган кабель-ләрне җир астына төшерүнең барышы белән информатизация һәм элемтә министры Николай Никифоров таныштырып узды. Саннардан күренгәнчә, бүгенге көнгә эш нибары 10 процентка гына үтәлгән, административ җавапка тарту буенча 581 карар чыгарылган, гаеплеләргә 76 миллион сумлык штраф салынган. Ул сумманың күбесе Казанга туры килә икән. Министр бу юнәлештә эшнең май аенда активлашачагына ышандырды.

Бөгелмәдә бу юнәлештә хәлләр ничек?

Бөгелмә муниципаль районында 2012 елда төзекләндерелергә тиешле 50 йортның 43ендә эш бара. Җәмгысе 44,066 миллион сумлык эш башкарылган, подряд оешмаларына 56,443 миллион сум акча күчерелгән. 41 күпфатирлы йортның түбәсе яңартылырга тиеш булып, 15 йортта эш бара, 6 йортта исә бу эш төгәлләнгән. Быел 2 йортта лифт җиһазлары яңартылачак. Салкын су белән тәэмин итү системасы алыштырылырга тиешле 6 йортта да торбаларны алыштыра башлаганнар, 3 йортның нигезен ныгыталар. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Виктор Пивсаев бу эшләрнең график нигезендә алып барылуын ассызыклады.

Түбәләрдән асылынып торган кабель-ләрне җир астына төшерү эшенең сүлпән баруын искәртеп, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кабельләр пәрәвезен җыештыруны тизләтергә кушты. Бездә барлыгы 78 километр озынлыктагы элемтә чыбыкларын җир астына төшерергә кирәк икән. Шуның 5 километры җыелган, административ җавапка тарту буенча ике карар чыгарылган.

Муниципаль районның сәламәтлек

саклау идарәсе җитәкчесе Иршат Измайлов районда 30 ФАП эшләвен, шуларның 12сенә ремонт кирәклеген, бүгенге көндә шуларга дефект ведомостьлары төзү эшенең тәмамланып килүен, Березовка авылында 1 фельдшер-акушерлык
пункты төзелә башлавын хәбәр итте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: