Бөгелмә авазы

Каһарман исемендәге урам

Бөгелмәдә "Единая Россия" сәяси партиясенең "Каһарман исемендәге урам" исемендәге проекты дәвам итә. 7 нче гимназиянең 5 нче сыйныфы укучылары белән дә ачык дәрес үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән һәм Бөгелмәдәге урам атамалары аларның фамилияләрен йөрткән шәхесләр - Монаков Пете Захарович, Сентюков Николай...

Бөгелмәдә "Единая Россия" сәяси партиясенең "Каһарман исемендәге урам" исемендәге проекты дәвам итә. 7 нче гимназиянең 5 нче сыйныфы укучылары белән дә ачык дәрес үтте.

Укучылар Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән һәм Бөгелмәдәге урам атамалары аларның фамилияләрен йөрткән шәхесләр - Монаков Пете Захарович, Сентюков Николай Петрович, Газинур Гафиятуллович Гафиятуллин, Рудаков Александр Павлович, Никитин Иван Моисеевич, Медноногов Вячеслав Александрович һәм Муса Җәлил турында сөйләделәр. 7 нче гимназия үзе дә герой-шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил урамында урнашкан.

Шушы ук көнне ачык дәресләр КНИТУ Бөгелмә филиалында һәм 5 нчы мәктәптә узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: