Бөгелмә авазы

Иҗтимагый хәрәкәт – күмәк көч

28 август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Респуб-ликабыз көненә багышлап "Республикабыз: Без булдырабыз! Без бергә!", "Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар открыткалары эскизларына үткәрелгән бәйгедә җи-ңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән тупланмалар бүләк ителде. Инде танылып өлгергән бу иҗтима-гый хәрәкәт быел апрель аенда Та-тарстанның барлык җәмәгать оешмалары вәкилләре...

28 август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Респуб-ликабыз көненә багышлап "Республикабыз: Без булдырабыз! Без бергә!", "Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар открыткалары
эскизларына үткәрелгән бәйгедә җи-ңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән тупланмалар бүләк ителде.
Инде танылып өлгергән бу иҗтима-гый хәрәкәт быел апрель аенда Та-тарстанның барлык җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелган "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оешып, эшкә керешкән иде. Аның максаты - Президент инициативаларын һәм программаларын гамәлгә ашыруда теләк-тәшлек һәм ярдәм күрсәтү.
Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәтенең филиаллары һәр-
бер районда эшли. Активистлар һәр
көн саен барлыгы 150дән артык төр-ледән-төрле чаралар үткәрә.
Бөгелмә муниципаль районында әле-ге иҗтимагый хәрәкәт Иреклеләр үсе-ше координация үзәге күзәтчелегендә булып, соңгысы барлыгы 36 оешманы берләштерә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наилә Кәримова әйтүенчә, уку йортлары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек сак-лау идарәләре яшьләре, хәйрия акция-
се кысаларында һәрбер көнгә аерым
максат куеп, күптөрле эшләр башкаралар.
"Игелекле гамәлләр эстафетасы" андый эшләрнең дәвамлы булуын тәэмин итә. "Дуслык" - милләтара аралашулар һәм конфессияара теләктәшлек, "Георгий тасмасы" - сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә адреслы ярдәм, "Җылы сүз", "Китап сөюче Бөгелмә" - Әдәбият елына бәйле чаралар, "Игелекле хезмәт күрсәтү" - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, "Чиста шәһәр" - җыештыру-санитар чистарыну өмәләрендә, "Парк-лар һәм скверлар елы" программасы кысаларында уздырыла торган экологик чараларда катнашу, җәен балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, уку елы башлануга, уку йортларында укучылар һәм студентлар каршында чыгышлар ясау - барысы да республикабыз үсешенә, биредә яшәүче халык-лар язмышына битараф булмаган актив яшьләрнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның инициативаларын хуплавы, гамәлдә булган прог-раммаларга теләктәшлек күрсәтүе һәм төрледән-төрле, эреле-ваклы конкрет эш-чаралар аша барлык Татарстан халкын да шушы юнәлештә берләштерергә, активлаштырырга омтылуы турында сөйли.
Татарстан Республикасы көне алдыннан, мәсәлән, Бөгелмә урамнарында "Республика тасмасы" пәйда булды. "Без Президент белән" хәрәкәте активисткасы Юлия Козлова бу тасманың, беренче чиратта, республикабызга булган мәхәббәтне һәм горурлык хисләрен чагылдыручы символ булуын әйтә: "Без урамда тасма өләштек, бер генә кеше дә аны алудан баш тартмады, кем кулына бәйләде, кем киеменә беркетте. Чын мәгънәсендә, җөмһүриятебез халкын берләштерә торган бер чара булды ул".
Моның кебек акцияләр активистлар башкара торган эш-гамәлләрнең сәяси һәм социаль яктан ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына ачык дәлил ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: