Бөгелмә авазы

Җитди сөйләшүләр көтелә

Торак-коммуналь мәсьәләләренә бәйле сорауларга аңлатма бирү өчен җитәкчеләр һәм хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре шәһәребездәге урта мәктәп биналарында күпквартирлы йортларда яшәүчеләр һәм йортларда өлкән итеп билгеләнгән затлар белән очрашулар оештыралар. Түбәндә булачак очрашуларның графигы тәкъдим ителә. 9 ноябрьдә (җомга) - 3 нче мәктәптә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "Наш...

Торак-коммуналь мәсьәләләренә бәйле сорауларга аңлатма бирү өчен җитәкчеләр һәм хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре шәһәребездәге урта мәктәп биналарында күпквартирлы йортларда яшәүчеләр һәм йортларда өлкән итеп билгеләнгән затлар белән очрашулар оештыралар.

Реклама

Түбәндә булачак очрашуларның графигы тәкъдим ителә.
9 ноябрьдә (җомга) - 3 нче мәктәптә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "Наш дом-2" җәмгыяте оештыра.
10 ноябрьдә (шимбә) - 2 нче лицейда. Башлана сәгать 11дә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "ЖЭУ-3" җәмгыяте оештыра.
10 ноябрьдә (шимбә) - 12 нче мәктәптә. Башлана 15 сәгатьтә. Оч-рашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "УЮТ-4" җәмгыяте оештыра.
12 ноябрьдә (дүшәмбе) - 14 нче гимназиядә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "ТАН" җәмгыяте оештыра.
13 ноябрьдә (сишәмбе) - 16 нчы мәктәптә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "ЖЭУ № 6" җәмгыяте оештыра.
14 ноябрьдә (чәршәмбе) - 13 нче мәктәптә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "СПЕКТР" җәмгыяте оештыра.
Очрашуларны уздыруга муниципалитеттан: Ф.В.Мөхәммәтов, Т.П.Ни-кулина, М.С.Кашапов, И.Б.Борисова, В.Л.Гаврилов ("ТКХ департаменты" МУП); хезмәт күрсәтүчеләрдән: "Бөгелмә-Водоканал", "БПТС", "Жилтеплосервис" җәмгыятьләре, "Татэнергосбыт"ның Бөгелмә бүлеге, домофоннарга хезмәт күрсәтүче компания вәкилләре дә җаваплы. Сөйләшүләргә шулай ук җаваплылыгы чикләнгән "ЕРЦ" җәмгыяте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районы бүлеге вәкилләре дә чакырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: