Бөгелмә авазы

Һиҗри яңа ел башы

Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмедләрбез, шөкерләрбез, мактауларыбыз булса иде. Аның илчесе газиз Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһның салаватлары һәм сәламнәре булса иде.

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе.

Кадерле дин кардәшләрем, без сезнең белән яңа айга гына кермәдек, яңа 1434 һиҗри елга да кердек. Чыннан да, дин кардәшләрем, һиҗри ел
башы Раббыбызның иң олы булган шигарьләренең берсе һәм дә без тәкъвалардан булырга теләсәк, аны олыларга тиеш булабыз.
Һиҗри хисап нәрсә соң ул? Һиҗра, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, "бер урыннан икенче урынга күчеп китү" дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә динне тоту һәм дәгъватне алып бару бик кыенлашканнан соң, Аллаһы Тәгаләнең боерыгы буенча Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм сәхабәләр Мәдинә шәһәренә күчеп китәләр. Менә шул көннәрдән башлап, Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинәдән Ислам нуры, иман нуры, Коръән нуры, тәкъвалык, әхлак, тән һәм җан пакьлеге бөтен дөньяга таралды. Димәк, һиҗра безгә - мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертте.

Реклама

Һиҗра - Раббыбызның олы нигъмәте. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле,
11 көнгә кыскарак.
Бу атнада (15 ноябрьдә) Яңа ел гына башланмый, яңа мөбарәк Мөхәррәм ае да башлана. Мөхәррәм ае - бик изге ай. Бу айда бер бик олы көн бар, Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә. Гашура көнендә Раббыбыз дөньяны, Адәмне яратты, Нух пәйгамбәрнең көймәсе тауга килеп җитте, Ибраһим (г.с.) туды һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылды, Әйюб (г.с.) авыруыннан терелде, Йосыф (г.с.) зур дәрәҗәләргә ия булды һ.б. олы вакыйгалар булып үтте.

Кадерле дин кардәшләрем, Раббыбызның изге көннәрен, бөек шигарьләрен хөрмәт итик. Изге ай килде. Гөнаһларыбыздан тыелыйк, үзебезнең арабызда булган кардәшлекне ныгытыйк, яңа елларга тәүбәләр белән керик. Яңа һиҗри елны Раббыбыз мөбарәк, имин, бәхетле кылсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: