Бөгелмә авазы

“Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак!”

22 апрель көнне 3 нче китапханә, 8 нче мәктәп, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Мирас" халык-фольклор ансамбле белән бергәләп, сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган "Тукай әкиятләренә ияреп" дип исемләнгән Шигърият бәйрәме уздырдык. Бөек шагыйребезнең юбилее уңаеннан оештырылган бу матур чара мәктәп музеенда үтте. Бәйрәм чарасы "Әллүки" җыры астында "Бәйрәм...

22 апрель көнне 3 нче китапханә, 8 нче мәктәп, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Мирас" халык-фольклор ансамбле белән бергәләп, сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган "Тукай әкиятләренә ияреп" дип исемләнгән Шигърият бәйрәме уздырдык.

Бөек шагыйребезнең юбилее уңаеннан оештырылган бу матур чара мәктәп музеенда үтте. Бәйрәм чарасы "Әллүки" җыры астында "Бәйрәм бүген" шигыре белән башланып китте һәм бәйрәм рухында дәвам итте. Тукай иҗаты белән кызыксынучылар игътибарына иң түрдә "Еллар аша миңа Тукай дәшә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар өчен әзерләнгән "Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты" турында видеофильм тәкъдим ителде. Аннары бәйрәм кичәсен "Мирас" ансамбле җитәкчесе Чәчкә апа Сәлимова укучыларны Шигърият бәйрәме белән тәбрикләп, аларга туган телебезне хөрмәтләргә һәм Тукаебыз телендә сөйләшергә кирәклеген җиткерде. Ул: "Тукай кебек белемгә омтылыгыз, туры юлдан барыгыз", - дип ассызыклады.

Кичә барышында "Мирас" ансамбле башкарган "Бишек җыры", "Пар ат" җырлары кичәбезгә ямь өстәде. Әлбәттә, чараның иң күңелле мизгеле әкият геройлары Шүрәле (Ф. Тәхаутдинова) белән Былтырның (Я. Хәлимов) укучылар белән очрашуы булгандыр. Бәйрәм чарасы барышында 4 нче сыйныф укучылары Э. Байбулатова, А. Князькина, К. Макарова, 5 нче сыйныф укучылары Г. Гарифуллина, А. Латыйпова, С. Ахунҗанова, А. Шәфыйкова һәм 6 нчы сыйныфтан Г. Хәмитова, Л. Миңнегалиева, К. Морадова, Б. Мирзакәримоваларның Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүләре кунакларыбыз күңеленә аеруча хуш килде.

Укучыларны чарага татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләде. Балалар кунаклар оештырган конкурста да сынатмадылар, актив катнаштылар. Дөрес җаваплар өчен Шүрәле белән Былтыр балаларны тәм-том белән сыйлады. Бәйрәм чарасын шагыйрь иҗат иткән, халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,
3 нче китапханә хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: