Бөгелмә авазы

Иминлекне ышанычлы саклау өчен

"Татнефть" ААҖ составына керә торган Бөгелмә механика заводы - Россия һәм якын чит илләрнең нефть һәм газ чыгару, эшкәртү, нефть химиясе һәм энергетика сәнәгате өчен җиһазлар эшләп чыгара торган алдынгы предприятиеләрнең берсе. Аның җитештерү номенклатурасында һава белән суырту, җылы алмаштыргыч аппаратлар, нефть промыселлары җиһазлары, тутыгуга каршы чаралар күрелгән торбалар һәм...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Реклама

Күптән түгел бу исемлек яңа продукция хисабына тулыланды. Биредә стандарт булмаган яңа җиһаз - газ сепарацияләү блогы эшләнде. Тимер юл платформаларында берүзе биш урынны били торган бу зур күләмле җиһаз үзенең файдаланылачак урынына - Үзбәкстан Республикасына озатылды инде.
Яңа җиһаз табигый газны өстәмә киптереп, үзәкләштерелгән җайланмада (УКПГ) аның компонентларын аерып алу өчен хезмәт итәчәк. Блок ул җайланманың дроссельле клапаны урынына кулланыла һәм энергияне дә, ресурсларны да саклаучы технология булып санала. Бу исә, газ промыселларын төзү, эксплуатацияләү чыгымнарын киметү белән беррәттән, табигый газны җыю һәм промысел өчен әзерләү процессының экологик яктан куркынычсызлыгын, ышанычлы эшләвен тәэмин итә.

Яңа җиһазны җыю барышында технологик проектка, заказчы белән килешенеп, конструктив төзәтмәләр, үзгәрешләр дә кертелде. Шуңа күрә дә эре габаритлы газ сепарацияләү блогын әзерләп бирү Бөгелмә механика заводы өчен үзенә күрә сынау да, тәҗрибә туплау да булып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: