Илфак Шиһапов истәлегенә

Күренекле журналист, продюсер, милләтпәрвәр, дөньяда сирәк очрый торган кыю һәм шәп кеше иде Илфак Шиһапов. Аның вафатына 40 көн тулып узды. Илфак хакында Татарстан матбугатында мәгълүмат җитәрлек булса да, Башкортстан белән бәйле бер вакыйганы бик сирәкләр генә белә. Эш шунда, ул Башкортстан дәүләт университетының татар мәдәнияте һәм филологиясе бүлегенә читтән...
Күренекле журналист, продюсер, милләтпәрвәр, дөньяда сирәк очрый торган кыю һәм шәп кеше иде Илфак Шиһапов.
Аның вафатына 40 көн тулып узды. Илфак хакында Татарстан матбугатында мәгълүмат җитәрлек булса да, Башкортстан белән бәйле бер вакыйганы бик сирәкләр генә белә. Эш шунда, ул Башкортстан дәүләт университетының татар мәдәнияте һәм филологиясе бүлегенә читтән торып укырга кергән иде.
Үзе китте, эше, иҗаты, якты истәлеге китмәскә калды.
ПЕЛӘШ
Гомәр утыздан соң пеләшләнә башлады.
- Менә, синең белән изаланып яши торгач, япь-яшь килеш чәчем дә коела, - диде ул көннәрдән бер көнне хатынына.
- Гомер буе этлек уйлап йөргәнгә коела синең чәчең, - диде хатыны исе китмичә генә. - Иза чиккәннән чәч коела торган булса, минем чәчем генә түгел, әллә нәрсәләрем коелып бетәр иде инде.
Гомәр көрсенеп кенә куйды.Чыннан да, урыс әйтмешли, хатын монда непричум иде...
Пеләшләнә барган башны кычыткан, әрекмән суы белән юу да, аракы белән ышку да, дуңгыз мае белән сылау да ярдәм итмәде: "аланлык" зурайганнан-зурая барды. "Әллә асылыныйм микән?" - дигән уйлар да килгәләде Гомәрнең башына. Соң, пеләш баш белән бу дөньяда ничек яшәп була инде? Әллә кайбер артистлар кебек парик кияргәме?
Шулай пеләшләнеп, изаланып яткан көннәрнең берсендә, күршесе Зөфәр Гомәргә күрше райондагы чуаш карчыгына барырга киңәш итте.
- Аның кебек ырымчы дөньяда да юктыр, малай, - диде ул. - Аяксызларны - аяклы, билсезләрне билле ясый ди. Дәваламаган чире юк ди. Бар син шуңарга.
Гомәр озын-озак уйлап тормады, Зөфәр әйткән авылга юл тотты.
... Озак кына эчке бүлмәдә кайнашкач, чуаш хатыны аннан бер шешә ниндидер кызгылт сыеклык тотып чыкты.
- Менә, - диде ул. - Көн саен иртән һәм кич берәр бал кашыгы эчәрсең. Салкын урында сакла. Бәясе мең тәңкә. Шушы шешәне эчеп бетерергә кирәк.
Гомәр аңа шытырдап торган ике биш йөзлекне тоттырды да чыгу юлына борылды.
- Исеңдә тот - көненә ике тапкыр берәр бал кашыгы, - диде хатын.
Ләкин шатлыгыннан исергән Гомәр имченең бу сүзләрен колагына элмәде.
Өйләренә кайтып җиткәч, ул ашыга-ашыга шешәне ачып, андагы сыеклыкны иснәп карады. "Кызыл аракы исе дә килә кебек, - дип уйлады Гомәр. - Әллә эчеп караргамы соң? Ничек диде әле, бер стаканмы?"
Гомәрнең тизрәк чәчле буласы килү теләге шулкадәр көчле иде ки, ул түземсезләнеп даруны йомрыга койды. Эчемлек ашказанына яхшы гына төшеп утыргач, көзге янына барып пеләшенә карады. Анда әлегә чәч күренми иде.
Ул өстәл янына барып утырды. Аңа йокысы килгән, тәне кызышкан сыман тоелды. "Ничек диде әле, шушы шешә җитә дидеме?"
Дару тәэсирендә йокыга талган ир хатыны Саниянең эштән кайтканын да, урамнан уйнап кергән балаларының чыр-чуын да ишетмәде. Төн үтеп, таң сизелә башлаганда гына бөтен тәненең үтереп кычытуыннан уянып китте. Гомәр кашынып та карады - кычытуы басылмады. Ул үзен анадан тума килеш кырмыска оясына эләккән кеше кебек хис итә иде.
Түзә алмагач, Гомәр өстендәге күлмәген салып атты да, кинәт, нидәндер шикләнеп, кармаланып утны кабызды. Үзенең шәрә кулына күзе төшкән ир эсселе-суыклы булып китте - кул йонлач иде. Гомәр йөгереп диярлек түрдәге көзге янына барды. Көзгедән аңа маймылдан берни белән дә диярлек аерылмаган йонлач гәүдәле... пеләш ир карап тора иде.
Илфак ШИҺАПОВ.
"Тулпар" журналы төркеменнән алынды
Чыганак: " Илфак Шиһапов" группасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.745200
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.794100
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.227100
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.221100
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1166200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика