Бөгелмә авазы

Җилдән җитезләр узышы

28-29 июль көннәрендә Бөгелмә автодромында, Татарстанда беренчеләрдән булып, автоузыш буенча Россия чемпионатының V этабы үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Автомобильләр узышы буенча ярышларга беренче тапкыр шәһәребездә 2010 елда нигез салынды. Ике ел рәттән бөтен Россиядән җыелган автомобиль сөючеләр муниципаль район башлыгы бүләкләре өчен көч сынашты. Ярышларның яхшы оештырылуы һәм югары дәрәҗәдә үткәрелүе, Россия автомобиль федерациясе вәкилләренең трассаны һәм спорт ярышы әзерлеген югары бәяләве нәтиҗәсендә, районыбыз РФ чемпионаты этабын үткәрү мактаулы хокукына ия булды. Шулай итеп, үткән атнада Бөгелмә автодромы өченче тапкыр бөтен Россиядән җыелган иң көчле автомобиль куучы спортчыларны кабул итте. Быел трасса рекордлы күләмдә пилотлар җыйды. Илнең төрле шәһәрләреннән килгән 100гә якын катнашучы 7 төр дивизионда ярышты. Беренче көнне сайлап алу турын үтүчеләр икенче көнне финал узышларында җилдерде. Үз категорияләрендә Россия чемпионатының иң яхшы спортчылары, Россия Федерациясенең спорт мастерлары катнашты. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Пушкино, Зеленоград, Ставрополь, Новосибирск, Тверь, Оренбург, Ростов-на-Дону, Ульяновск, Чита һәм башка бик күп төбәкләрдән спорт сөючеләр бар иде.

Финал узышларын тантаналы төстә ачып җибәрү өчен сүз оештыру комитеты рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовка бирелде. Ул җыелган халыкны Бөгелмә җирендә сәламләде һәм чемпионат ачылу белән тәбрикләде. Ерак араларны якын итеп килгән шәһәр кунакларын төбәгебез белән якыннанрак таныштырды. Районыбызның күренекле саналган оешма, предприятиеләр эшчәнлеге, истәлекле урыннары, биек үрләр яулаган халкы турында сөйләде, спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешкән, Бөгелмәне бөтен илгә таныткан кешеләребезне зур горурлык
белән атап үтте. "Бөгелмәгә тагын бер спорт төре - автоузыш килү безнең өчен шатлык һәм горурлык", - диде җитәкче чыгышында.

Реклама

Алга таба Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары аһәңендә дәүләт, республика һәм шәһәр әләмнәре күтәрелде. Бу мактаулы хокук халыкара класслы спорт мастеры Андрей Бойкога, күп тапкырлар автоузыш буенча Россия чемпионы исемен яулаган Салават Фәтхетдиновка һәм Бөгелмә муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гарифуллинга бирелде. Чемпионатның тантаналы өлешеннән соң һәр пилот үз дивизионында чиратын көтте, ә автомобиль ярышларын яратучы тамашачылар аларның һәрбер адымын күз уңыннан югалтмау ниятеннән, җилдән җитез машиналарны бик игътибар белән күзәтте, һәрберсенә үз фикерен белдереп, кайсындыр мактадылар, кайберсен ниндидер кагыйдәләр бозулары өчен битәрләп тә өлгерделәр. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, тама-шачылар рәтендә күрше район вәкилләре дә шактый күп иде. Мәсәлән, Әбүзәр Солтанов чарага Лениногорск шәһәреннән Әлмәттә яшәүче абыйсы белән килгән. "Телевидениедән Бөгелмәдә автокросс буенча Россия чемпионаты буласын ишеткәч, ике дә уйламадык, җыендык та килдек. Биредә үткәрелүче мондый ярышларда икенче ел катнашабыз инде. Бу спорт төрен бик яратам, чөнки үзем дә 50 ел машина йөртүче булып эшләдем. Трассасы да, урыны да бик әйбәт, барысы да күренә", - ди ул.

Спортка багышланган көн бик бай эчтәлекле булды: бер ярыш чикләрендә 7 зачет төркемендә - машина классында ярыштылар.
Шул күркәм мизгелне дә билгеләп үтәсе килә, бу көнне Сабан туе аланында беренче булып, "Ретро-2012" дип аталган сирәк төрдәге, эксклюзив, экзотик авто-мото техника күргәзмә-экспозициясе үтте. Кунаклар игътибарына төрле илләрдә һәм елларда җитештерелгән мотоцикл һәм машина төрләре тәкъдим ителде, бу, үз чиратында, машина сөючеләрдә зур кызыксыну уятты. Биредә Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Әлмәттән килгән сирәк төрдәге машиналар үз урыннарын алдылар. "Күргәзмәдә хәтта 1942 елгы машиналар да катнаша, безнең тәкъдимне хуплап килүче хуҗаларга бик зур рәхмәт. Күргәзмә бик матур килеп чыкты", - ди, шатлыгы белән уртаклашып, 14 Каһарман исемендәге мәдәният йорты мөдире Рәсимә Бикбулатова. Әйе, мондагы һәрбер техника үз эшенең фанатлары кулында, чөнки инде бернинди яраклы җире калмаган дип саналган ташландык машиналарны шул дәрәҗәдә яңарту, аны сокланып карап торырлык хәлгә җиткерү бик сирәкләрнең кулыннан килә бит. Күргәзмәдә катнашып, коллекциясендәге 7 мотоцик-лын һәм бер машинасын алып чыккан бөгелмәле Владимир Зайцевның иң өлкән техникасы - 1949 елгы "ИЖ 350", аңардан соң - 1956 елгы "ИЖ 49" мотоциклы. "Барысын да үз пенсиямә ясыйм. Үз кулым һәм үз башым", - ди елмаеп В.Зайцев.

...Финал автоузышлары көн кичкә авышканчы дәвам итте. Һәм, ниһаять, көчлеләрдән-көчлеләр, батырлардан-батырлар билгеле булды. Автомобиль узышлары буенча Россия беренчелегенең V этабында "Д-3 МИНИ" дивизионында - Мәскәүдән М.Новикова, "Д-3 ЮНИОР" дивизионында - Мәскәүдән В.Шестырев, "Д-2 ЮНИОР" дивизионында - Ульяновскидан Е.Санин, "Д-1" дивизионында автомобиль узышлары чемпионы казанлы С.Фәтхетдинов 100 балл җыеп, беренчелеккә чыктылар. Автоузышлар буенча Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләгенә үткәрелүче традицион хәйрия ярышларында "Лада" дивизионында - И.Гәрәев, "Д-2 1600" дивизионында В.Решетнев иң алдынгылар рәтендә булдылар. Ә инде автоузышлар буенча Россия Кубогының
IV этабы абсолют җиңүчесе дип Чаллыдан килгән В.Николаев танылды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов белән бергә ярышларда катнашырга аның улы 10 яшьлек Рөстәм Фәтхетдинов та килгән иде. Ул ярышның иң яшь катнашучысы буларак бүләкләнде.

Менә шулай итеп, шәһәр тарихында истәлекле көннәрнең берсе бик күңелле һәм матур үтте. Киләчәктә дә бу ярыш шундый югары дәрәҗәдә оештырылыр һәм шәһәр данын еракларга яңгыратыр дип ышанып калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: