Бөгелмә авазы

Ихтирам пантеонында – беренче

7 майда Туган якны өйрәнү музеенда балигълык яшенә җиткән 16 яшь бөгелмәлегә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырылды.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Олы вакыйга белән аларны паспорт-виза хезмәте башлыгы, полковник Р. Гарифуллин һәм муниципаль район башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге рәисе Ә. Әхмәдиев котлады.
Бүгеннән башлап, алар илнең парламентына тавыш бирергә һәм сайланырга, референдумда катнашып, хөкүмәт алып барган сәясәткә карата үз фикерен белдерергә хокуклы.
Россиянең төп кануны ни-гезендә, бу олы хокукны алар Россия Федерациясе гражданнары гаиләсендә туу сәбәпле яулады. Бөтендөнья юсти-циясендә бу Jus soly (җир хокукы) дип атала һәм "граждан" исеме шушы илдә тууы турында шаһәдәтнамәсе булган һәр кешегә бирелә.
Моннан тыш, кайбер илләрдә (мисал өчен, Литва һәм Румыниядә) кан хокукы яши. Литва, мәсәлән, әти-әниләре 1940 елга кадәр илдә яшәгән кешеләрнең бөтен балаларына, оныкларына, бүген илгә кайтып, гражданлык алырга хокук бирә. Бу нәселдәнлек хокукы дип атала. Әлбәттә, ул милләтнең үз-үзен саклап калу теләгенә һәм сугышка кадәр булган чиста генофондны торгызу максатына бәйле.
Бөтендөнья тарихында гадәти паспорт урынына ID плас-тик карточкаларын кулланган илләр, мәсәлән, томанлы Альбион илләре һәм Ауропа берлеге бар.
Гомумән, паспортның китапчык кебек итеп ясалган өлгесе элек СССР даирәсенә кергән кайбер илләр-гә генә хас. Аның тышлыгында Россия Федерациясе гербы - ике башлы сәмруг кош сурәтләнгән. Гражданлык бирү гадәтенең үзе кебек үк, бу герб та Бөек Рим республикасының гербын хәтерләтә (анда сәмруг кош такыя итеп үрелгән зәйтүн өстенә кунган). Моның мәгънәсе бер генә: хәзерге рус җәмгыяте рәсми төстә Рим респуб-ликасы гамәлгә куйган юрисдикция кануннарын таный. Димәк, аның варислары булган Көнбатыш Ауропа илләре белән
сәяси бергәлеккә омтыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: